Логотип
Хәбәрләр

Даһилектә - гадилек

Бакый ага вафат булгач та, аның фатирына бардым. Беренче катта – остаханәсе, икенче катта фатиры. Фатирына керү белән шаккаттым

Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү, Кол Шәриф мәчете гөмбәзенең эчке ягыннан бизәлеше, Казан урамнары, табигать күренешләре... Бу рәсемнәрне көндәлек тормышта күп тапкырлар күргәнебез бар. Әмма аларны бер кеше – рәссам-монументалист, Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Габдулла Тукай дәүләт премиясе иясе Фәрит Вәлиуллин ясаганын белмәгәнбез! Рәссамның иҗаты белән якыннан танышу максаты белән, аның остаханәсенә юл тоттым.

Фәрит абыйның остаханәсе шундый якты, ап-ак булып тоелды миңа. Тәрәзәләре дә бик киң, зур – урам ягыннан кояш нурлары төшеп, күзләрне камаштыра. Шушы ап-ак бүлмәдә рәссамның төрле ел фасылларын «очратырга» була: я ул җәйге, язгы Казан урамы, я чит илдәге берәр диңгез буе, я кышкы авыл күренеше дисеңме... Шуларны күреп, Фәрит Вәлиуллин кадерле мизгелләрен табигать кочагында шактый уздырган икән, дип уйлап куясың.

– Яңа татар бистәсендә дәү әти, дәү әниләр белән бергә үстем, – дип таныштырды үзе белән рәссам. – Дәү әтинең рәсем ясауга хирыслыгы бар иде, бер сызыктан рәсем ясап булуын күрсәткәч, кызыксынып киттем. «Тукта, мин дә рәсем ясап карыйм әле!» – дип, рәсемнәр ясый башладым. Казанның 5 нче сәнгать мәктәбендә укыдым. Элек ул Яңа бистәдәге мәчеттә урнашкан иде. Юлымда гел әйбәт укытучылар, кешеләр очрады, Аллаһка шөкер! Булып чыкмаса да, мотивация тудырдылар, «бик уңышлы булган бу!» – дип мактап тордылар.

Соңрак Казан сәнгать училищесын, В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтын тәмамладым.

Дәү әти, дәү әнием рәссам булмаса да, сәләтле кешеләр иде. Дәү әнием шигырьләр язган булган. 90 яшенә кадәр җитеп тә бу турыда сөйләмәде, аннары гына белдек. Әниемнең әнисе нәселебезнең тарихын бик яхшы хәтерли иде: Явыз Иван Казанны яулап алганда әби-бабаларым Казаннан Себергә качкан. Алар белән бергә бик күп татарлар киткән. Революция булгач, киредән Казанга кайтканнар.

Хәтерлим, дәү әни миңа әкиятләр сөйли иде. Әкиятләрне сөйләгәндә күз алдында образ барлыкка килә, аннан соң шуны кәгазьгә төшерәсең, кызык бит! Баланың образлы күзаллавын үстерү мөһим. Хәзер балаларның телефон тотып утырганын күрәм дә, шаккатам: анда нәрсә генә юк, яхшысы да, яманы да. Рәсемнәр – әзер продукция. Балаларга күзалларга да кирәкми. Җенесне алмаштыру, тагын әллә нинди пропаганда... Чәчләрең үрә торырлык! Безнең балачак бик күңелле булган икән, дим.

Фәрит абый, мөгаллим буларак, әйтегез әле, хәзер нинди тенденция күзәтелә? Мәктәп тәмамлаган бала күзаллап рәсем ясый аламы?

– Казан университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында дизайн һәм милли сәнгатьләр кафедрасында дизайн буенча укытам. Бик сәләтле студентлар бар. Бөтенләй дә таланты булмаганнар безгә килми. Авыл мәктәпләреннән килгән балалар институтта берничә дәрес укыганнан соң, калган яшьтәшләрен инде «куып җитә». Үзегез беләсез, авылларда сәнгать мәктәпләре юк. Тырышып, үз морадына ирешкән балаларга теләктәшлек белдерергә, аларга юнәлеш бирергә кирәк. Мотивация булмаса, нәтиҗәгә ирешеп булмый. Шуны күзәтәм: авылдан килгән балалар максат куеп укый. Авыл балалары хезмәтне белә, кечкенәдән үк тырыш була. Бу бик көчле мотивация. Авылда үскән кеше беркайчан да хезмәт кешесенә борынын күтәреп карый алмый. Кечкенә вакытта ипине ашап бетерми идек тә, әти безгә: «Бөек Ватан сугышында һәр икмәк кисәге алтынга тиң иде», – дип аңлата иде. Шуңа күрә дә мөселманнарның ашап бетергәннән соң өстәлдә калган ипи валчыкларын җыеп авызга кабу – ризыкка хөрмәт билгесе. Бу да мәдәният һәм студентларыбызны шуңа өйрәтергә тырышабыз. «Талантлар университеты»нда эксперт буларак катнашкан рәссам буларак әйтә алам, алда максат, кулда кирәкле буяулар, кәгазь, кылкаләм булган очракта моңа кадәр җитди рәвештә рәсем ясамаган балалар да ис-акылың китәрлек эшләр башкара. Без ярдәм күрсәтсәк, алар камилләшәчәк кенә. Балаларга әкият, легенда сөйләп, алар аны күз алдына китереп, фантазияләрен эшкә җигеп, төрле рәсемнәр, эскизлар ясый. Бик әйбәт композицияләр бар! Балаларның кызыксынуларын күрәм: кем без, татар халкының нәсел-тамырлары кайдан?

Миңа татар халкының тарихи-мәдәни мирасын саклау өлкәсе кызыклы. Шушы юнәлештә эшләргә, камилләшергә тырышам. Мәдәни мирасны, кодны яшьләргә тапшыру мөһим. Иман, милли гореф-гадәтләрне саклап калсагыз, һәрчак туры юлдан барырсыз, дип әйтәм балаларга. Сәнгать игелек китерергә тиеш, шул чакта аның бәрәкәте, эшләгән хезмәтеңнең әҗере була.

«Бакый Урманче – минем өчен маяк!»

Эшләрегез арасында «Болгар цивилизациясе» музеенда мозаикалардан ясалган Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә багышлап ясалган хезмәтегез бар. Бу вакыйганы күрмичә торып, ясавы кыен булгандыр?

– Бу вакыйганы сурәтләп биреп, композиция ясаучыларга конкурс игълан иттеләр. Шулай, галимнәр белән киңәшләшеп, фикер алышып эшләргә туры килде. Студентларыма һәрчак аңлатам: «Рәссам легендалар тудыра алмый, ул фактларга таянып эшләргә тиеш», – дим. Чын рәссам – галим кебек – фәнни фактларны исәптә тотып рәсем ясый.

Бу очракта, Ибн Фадлан язып калдырган сәяхәтнамәләр бар, ул бу вакыйгаларны бик җентекләп тасвирлап язган. Ислам кабул итү вакыйгасында әби-бабаларыбыз Гарәп халифәте байрагын күтәреп, әрмән келәмендә басып торган. Болгар ырулары вәкилләре булган, ничәү икәнен язмаган. Коръән алып килгәннәр. Борынгы музыка уен коралларын яңартучы галимнәргә мөрәҗәгать иттем, рәсемдә уен кораллары да бар. Кешеләрнең киемнәре нинди, алар нинди кыяфәттә булган? Шуларны ачыкладым. Бу эшне бер ел ясадым. Шунысы кызык: Болгар орнаменты чуваш халкының орнаментына якын. Костюмнар, бизәкләр буенча этнограф, тарих фәннәре кандидаты Рәмзия Мөхәммәдованың китапларын укыдым. Сынчы, рәссам Бакый ага Урманченың хезмәтләренә мөрәҗәгать иттем, чөнки тарихны өйрәнергә ярамаган вакытта ук ул шул өлкә белән кызыксынган, минем өчен ул маяк!

Бакый ага вафат булгач та, аның фатирына бардым. Беренче катта – остаханәсе, икенче катта фатиры. Фатирына керү белән шаккаттым – китапханәсе инглиз, гарәп, немец, татар, рус китаплары белән тулган! Шуларны төп нөсхәдә укыган. Бакый агада укыган дусларым: «Ул беркайчан беркем турында яман сүз сөйләмәде, кешеләрне хөрмәт итте», – диде. «Ленинны ясарга өйрәнмәсәм, сезнең белән монда сөйләшеп утыра алмас идем»,– дип әйткән булган. Лагерьләрдә утырган вакытта бүген-иртәгә сине атып үтерә алабыз, дип куркытсалар да, Бакый аганың шул чорда ясаган эшләрен карап, таң каласың: аның рәсемнәре якты, кояшлы, матур. Бу нәрсәдән шулай? Чөнки йөрәктә иман кала. Имансыз кеше депрессиягә бирелә, күңелендә: «Аллаһы Тәгалә язмышны хәл итә», – дигән ышану булырга тиеш. Нинди генә хәл булса да, син исән калырга, шул ук вакытта Кеше булып калырга тырышасың. Бакый Урманче кебек кешеләр рухи яктан көчле булулары белән җәлеп итә. Алар теге яки бу кеше, сәясәт начар дип елап утырмый, кешеләргә шатлык-сөенеч китерә торган рәсемнәр ясау белән шөгыльләнә. Хәзер исә мин Казан мотивларына багышлап, рәсемнәр ясыйм. Бу бик гади мотивлар. Бакый Урманченың өендә дә Казанның бер гап-гади йорт ишегалдын сурәтләгән картиналар күрдем. Бер карашка әллә нәрсәсе дә юк кебек. Ләкин, кеше гади әйберләрдән дә матурлык күрә белгән. Шушы матурлыкны рәсемнәрендә чагылдырган. Минемчә, чын рәссам иҗаты аша шушы матурлыкны тасвирлый белергә тиеш.

«Даһилектә – гадилек»

– Без барыбыз да тере кеше, хис-кичерешләребез бар, тормышта күңелсезлекләр дә булырга мөмкин, әмма эшебезгә өстән-өстән генә карарга ярамый. Көч, вакыт, энергетикаңны никадәр күбрәк сарыф итсәң, шулкадәр нәтиҗәсе дә шәп була. Мисал китерә алам. Болгар ислам академиясе логотибын уйлап табарга конкурс игълан ителгәч, Россия Рәссамнар берлеге, Татарстан Рәссамнар берлеге һәм КФУ вәкилләре катнашырга теләк белдерде. Төрле катнашучылар, фикер әйтүчеләр, идеяләр булды, тик бәйгедә минем студентларым – рус кызлары Анна Кательникова һәм Ольга Терентьева җиңде. Югыйсә, аларның бәйгедә катнашуларын теләмәделәр. «Алар әле яшь, тәҗрибә, белемнәре юк», – дип аңлаттылар. Ләкин мин аларның потенциалын, дәресләрдә «янып» эшләгәннәрен белә идем. Кызларның даими рәвештә яңа белемнәр тупларга омтылуларын, күп укуларын, иҗади чараларда катнашуларын күреп тордым. Нәтиҗәдә, кызлар уйлап тапкан логотипны иң яхшысы дип таптылар. Студентлар Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) таягын, чалмасын һәм карасын нигез итеп алган. Логотипның идеясе белем алырга өндәүне чагылдыра. Даһилектә – гадилек, әмма бу эскизны уйлап тапканчы кызлар бик күп эшләде, фикер алышты, анализлады, өйрәнде. Бер генә җиңү дә көч түкмичә, аякларга сөялләр чыкмыйча, вакыт узмыйча, йокысыз төннәрдән башка килми.

«Намаз укыйм», – дигән идегез...

– Намазда булсаң, беркайчан да ялгыш юлдан китмәссең, чөнки Аллаһы Тәгалә дөрес юлны күрсәтә. Без хаталанабыз, ялгышабыз, әмма дин сине гади әйбергә дә шатлана белергә, рәхмәтле булырга, кемгә дә булса ярдәм итәргә өйрәтә. Һәр намазымны соңгы тапкыр укыган кебек укыйм.

Кешенең уңышларына сөенергә өйрәнәсең икән, шуннан да яхшысы юк. Әгәр кешенең уңышларыңа ачуың чыга, көнләшеп карыйсың икән, синең берни дә барып чыкмаячак, дигән сүз. Әби-бабаларыбыз безне тырышып эшләргә өйрәтте. Тырышсаң, йөрәгеңдә иман булса, барысы да син теләгәнчә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк