Данир Сабиров гаиләсен күрсәтте
Сәләтле пародист, җырчы, биюче, нәфис сүз остасы, алып баручы Данир Сабировны белмәгән кеше сирәктер. Сәхнәдә генә түгел, үзенең социаль челтәрләрендә дә ул шаярта, халыкның күңелен күрә белә. Шундый...
Сәләтле пародист, җырчы, биюче, нәфис сүз остасы, алып баручы Данир Сабировны белмәгән кеше сирәктер. Сәхнәдә генә түгел, үзенең социаль челтәрләрендә дә ул шаярта, халыкның күңелен күрә белә. Шундый уен-көлкеле фото-видеолары арасында аның җитди, җылы сүзләр белән язылган постларын да күреп була. Әле күптән түгел генә Данир үзенең әнисе һәм бертуганнары белән төшкән фотосурәтен элде. «Әни өч улы белән», − дип язган ул. Инстаграмның геолокация функциясе ярдәмендә фотографиянең Азнакай районында төшерелүен аңлап була. Димәк, егетләр әниләре янында, Азнакайда булып кайтканнар дисәк, ялгышмабыз.
Автор: Фәнүзә Сираҗиева
Фото: Инстаграм danir_sabirov87
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк