Данир Сабиров хатынын кемгә көнли?
Артист халкының бөтен тормышының социаль челтәрләрдә ярылып ятуы табигый күренешкә әверелде. Кем кайда туклана, кайда машина юдырта, чәч кистерә, тырнак ясата...Боларның барысын да эстрада артистларын...
Артист халкының бөтен тормышының социаль челтәрләрдә ярылып ятуы табигый күренешкә әверелде. Кем кайда туклана, кайда машина юдырта, чәч кистерә, тырнак ясата...Боларның барысын да эстрада артистларының шәхси аккаунтларыннан даими күзәтеп барырга мөмкин. Шулай күптән түгел шаян телле пародия остасы Данир Сабиров тормыш иптәше Миләүшәне яңа ел бүләге итеп, матурлык салонына алып барган. Артист урнаштырган видеодан күренгәнчә, ул чәчне нинди генә шампунь белән юмаганнар!
Юморист уен-көлке белән «Син өйдә обычный кер сабыны белән генә ул башыңны юсаң ярамыймыни?», - дип шаяра берсеннән-берсе кыйбатлы шампуньнар белән юарга салоннарга йөрүче тормыш иптәшеннән. Миләүшә дә үз чиратында, югалып калмый: «Син танылган артист буларак миңа берәр нормальный шампунь алып бирә аласыңдыр бит?», - дип иренә җавап кайтара.
Анысына гына түзәрсең, менә салонда эшләүче егетнең ике сәгать буена хатынының башын «капшавы» гына эчен пошыра икән Данирның! Хатының матур булсын дисәң - түзәсең инде, Данир.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @danir_sabirov87
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк