Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабиров: «Уян давай!»

Бүген Данир Сабировның инстаграм сәхифәсендә кызыклы видео пәйдә булды. Җырчы һәм юмор остасы барчабызга хәерле иртә теләп видеоязма яздырган. Әлеге видеода Данир уянып килгән вакытта гына төшергән....

Бүген Данир Сабировның инстаграм сәхифәсендә кызыклы видео пәйдә булды. Җырчы һәм юмор остасы барчабызга хәерле иртә теләп видеоязма яздырган.

Әлеге видеода Данир уянып килгән вакытта гына төшергән. «Торгызуын торгыздылар, ә уятырга онытканнар», – дип шаярта ул.

Видео астында ул сайлауларга багышлап: «утро после выходных», «мой татарстан», «выборы 2019» дигән хэштеглар куеп чыккан. Искәртеп китик, ул сайлаулар уңаеннан оештырган концертта чыгыш ясаучы йолдызларның берсе булды.

Ә Сез үзегезнең тавышыгызны бирдегезме?

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @danir_sabirov87

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк