Дилә Нигъмәтуллина: «Миңа ярарга бик авыр»
Артистларны бик таләпчән һәм «каприз»лы халык дип яманлыйлар, шулай да күбесенчә болар барысы да нигезсез тәнкыйтькә генә кайтып кала. Ни өчен дигәндә, иҗат кешесе һәр нәрсәне җиренә җиткереп, бөтен н...
Артистларны бик таләпчән һәм «каприз»лы халык дип яманлыйлар, шулай да күбесенчә болар барысы да нигезсез тәнкыйтькә генә кайтып кала. Ни өчен дигәндә, иҗат кешесе һәр нәрсәне җиренә җиткереп, бөтен нечкәлекләрен исәпкә алып эшләргә күнеккән. Бу аңлашыла да, иҗат эшчәнлегенең нәтиҗәсе – сәхнәдә меңләгән тамашачы хозурына тәкъдим ителә бит!
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина да үзенең бик таләпчән кеше булуын искәртә. Ләкин... Иҗат өлкәсендә түгел, ә ремонт эшендә! Әйе, нәфис буйлы, нечкә куллы кечкенә генә Диләнең җир җимертеп ремонт ясавына ышана аласызмы сез? Бу хакта Дилә үзенең Инстаграм тасмасында хәбәр итә.
«Мин кечкенә чактан өйдә берәр нәрсә сүтеп, җимереп-төзеп үзгәртергә ярата идем. Мин ремонт эшләүдән бер ләззәт алам. Бигрәк тә буяудан. Бераз вакытым булган саен берәр нәрсә үзгәртеп кенә торам. Бу юлы йокы бүлмәсендә хоз. зона эшләргә теләдем. Анда минем тегү машинасы торачак . Якыннарым инде ияләнеп беттеләр: «Тагын ремонт», – дигән яңалыкка. Мин шаярып әйтәм: «Ремонт түгел, үзгәреш кертү». Әмма бер тискәре ягы бар моның: миңа ремонт эшләргә килгән кешеләрне интектереп бетерәм сыйфатына бәйләнеп. Үзе эшли белгәннәргә ярарга бик авыр шул. Сезнең арагызда да бар мы шундый ремонт кортлары? – дип яза җырчы. (Текст үзгәртелмәде – А.Г.)
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @dilyanig
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк