Дилә Нигъмәтуллинадан җайлы, тел йотарлык кабактан ризык рецепты
Булат һәм Дилә Нигъмәтуллиннар күптән түгел «Татлы тел» тапшыруында катнаштылар. Биредә алар бик тәмле һәм җайлы кабактан ризык пешерәләр. Дилә инстаграм тасмасында укучылары белән бу рецепт белән у...
Булат һәм Дилә Нигъмәтуллиннар күптән түгел «Татлы тел» тапшыруында катнаштылар. Биредә алар бик тәмле һәм җайлы кабактан ризык пешерәләр.
Дилә инстаграм тасмасында укучылары белән бу рецепт белән уртаклашырга булган. Сезгә дә укырга тәкъдим итәбез.
Кирәк булачак:
кабак;
бер-ике теш сарымсагы;
карри яки куркума дигән тәмләткеч;
кокос сөте;
атланмай;
кунжут;
«французские травы» яки «прованская смесь» тәмләткече.
«Кабакны шакмаклап турыйсын да тоз саласын. Бер- ике теш сарымсакны угычтан уып кабакка салып болгатасын. Карри яисә куркума дигән тәмләткеч һәм сары май салып электр яисә газ мичендә бер 30-35 минутка тыгасын. Пешеп чыккач остенә кокос сөте саласын. Кунжут орлыклары бар икән шулай ук сибеп җибәрсәгез була... Шулай ук «французкие травы» яисә «прованская смесь» дигән тәмләткеч тә бик килешә», – дип язган Дилә.
Укучыларыбыз, Сез дә пешереп карагыз әле! Аннан соң тәэсирегез белән уртаклашырсыз.
Автор: Г. Вәлиева
Фото/видео: Инстаграм @dilyanig
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк