Элвин Грей шәхси тормышы турында: «Кызларның психикалары чыдамый»
Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшиннан шәхси тормышы турында «Дуслык күпере» II Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивалендә сорадык. - Радик, тыгыз эш графигында шәхси тормышка вакы...
Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшиннан шәхси тормышы турында «Дуслык күпере» II Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивалендә сорадык.
- Радик, тыгыз эш графигында шәхси тормышка вакыт каламы соң?
- Юк, гомумән юк.
- Кайчан өйләнәсез?
- 33 яшьтә өйләнәчәкмен. Мин электән үк «Мин 33 яшьтә өйләнәчәкмен», дип әйттем.
- Сөйгән ярыгыз бармы соң? Вакыт бит бара.
- Ай-яй-яй. Алар минем графикка түзмиләр бит. Ә сез сөйгән ярыгыз белән ярты елга бер күрешә алыр идегезме? Аларның психикалары чыдамый. Мин аларны аңлыйм. Кыз кешегә игътибар кирәк. Телефон аша гына, видео аша гына сөйләшеп яратып булмый ул. Кочаклап яратырга кирәк. Әнә Әнвәр (Нургалиев – ИТ – ред.)«Кочаклама яратмыйча» дип җырлый бит. Ә мин «Елама яратмыйча, син еракта булганга» дип җырлар идем. Җырны шулайрак язар идем. Әнвәрнең хатыны бар, балалары бар. Аңа рәхәт, - диде Радик Юльякшин.
Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: Абдул Фархан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк