Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грейны оныттым...

Мин “Дом-2”да катнашуым турында кайчак әйтергә дә оялам. Бу мактанырлык тәҗрибә түгел.

 

Интернет бик яхшы җайланма ул. Ни генә дисәләр дә, элемтә тотар өчен дә, төрле яңалыклардан хәбәрдар булыр өчен дә бик кирәкле ул. Алинә Галимова исемле бер танышым бар. Ул популяр җырчыларның берсе булган Элвин Грейның йөргән кызы иде вакытында. Аның белән аерылгач, Алинә татар телендә бер-ике җыр да чыгарып караган иде. Популяр булган “Дом-2” проектында да катнашты ул. Хәзер ул Тайландта яши икән. Без аралашып алдык. Интернет булу сәбәпле Таиланд белән Актаныш арасында элемтә булдырылды.

“Ауропада яшәсәм дә, динне онытмый”

  • Алинә, ничек барып җиттең ул Тайландка? Татарстан сагындырмыймы?

  • Синең белән соңгы очрашудан соң минем тормышым кинәт үзгәрде. Мин бу үзгәрешләрне үзем дә көтмәгән идем. Бер көнне Тайландка очарга булдым. Яшәргә үк калырмын дип уйламаган идем, билгеле, тик язмыш без дигәнчә генә язылмый бит. Татарстанда мине бернәрсә дә тотмый иде. Танышым мине бер егет белән таныштырды. Хәзер мин шушы егет белән яшим.

  • Күптәннән Таиландтамы син?

  • Ике атна. Моңа кадәр Төркиядә яшәдем.

  • Нәрсә белән шөгыльләнәсең?

  • Модель булып эшлим. Матурлык белән бәйле төрле процедуралар белән шөгыльләнәм. Мәсәлән, кашлар, чәчләр.

  • Хәтерлим, син татар телендә берничә җыр яздырган идең. Киләчәктә җырларга телисеңме?

  • Әйе, җырчы буласым килә. Бу теге балачага хыялы түгел, ә максат. Җырлай башлаган идем шул, әмма җырчы буларак үсә алган чорда мин “Дом-2” проектына киттем. Ахмаклык кылдым, дөресен әйтсәк. Хәзер продюсерым юк. Ул булса, миңа дөрес юл күрсәтер иде дип уйлыйм. Һәм, әлбәттә, теләк белән генә булмый, акча кирәк. 

  • Ник ахмаклык? Әллә проектта катнашканга үкенәсеңме?

  • Әйе, үкенәм. Алай дияргә ярамыйдыр да инде, ни генә дисәң дә, тәҗрибә бит. Әмма мин проектта катнашыр алдыннан ал күзлекләремне салырга онытканмын. Вакытым заяга үтте. Бетергән нервларым, елауларым...Ике ел дәвамында мин үзем шәхес буларак үсмәдем. Һәм, әлбәттә, проектны карап баручылар белә, анда төшеп караган мөнәсәбәтләрем уңышлы булмады. Хәзер исә проектны яптылар.  

  • Ник яптылар әле аны?

  • ТНТ телеканалы белән контрактлары бетте. Хәзер популярлыгы әзрәк булган каналда бара ул.

  • Татар эстрадасыннан берәрсе белән аралашасыңмы?

  • Юк, әмма танышларым бар. Аларны күрсәм, әлбәттә, исәнләшми китмим.

  • Проекттан соң популярлыгың арттымы?

  • Юк, әлбәттә. Әллә көләсеңме?! Мин “Дом-2”да катнашуым турында кайчак әйтергә дә оялам. Бу мактанырлык тәҗрибә түгел. Аннан соң мине проектка кадәр белүчеләр болай бар иде.

  • Камералар төшереп торганда үбешү ничек соң?

  • Ояла идем. Әмма нишлисең инде...

  • Чишенүеңне сорасалар? Я, “ах-ух” тавышларын чыгар, дисәләр?

  • Юк, боларг бармас идем. Әти-әни, туганнар карый бит аны. Проектта төрле съемкалар була. Син әйтмешли, телевизордан “ах-ух”ны күрсәтмәсәләр дә, тавыш чыгуга ни белән шөгыльләнгәнне аңлар өчен артык акыл кирәкми.

  • Гомумән, ни турында хыялланасың?

  • Минем сәяхәт итәсем килә. Әлбәттә, кияүгә чыгу турында хыялланам. Әни булу турында да хыялланам. Алла боерса! Ауропада яшәсәм дә, динне онытмыйм. Менә синең белән булдыра алганча татар телендә аралашам. Әни буласым килә дигәннән, хәзер исә 1,9 яшьле Давид безнең белән яши. Ул егетемнең улы.

  • Сезнең белән яши? Әнисе кайда соң аның?

  • Аның әнисе турында мәгълүмат юк. Минем турында күпләр борынын чөергән, бары тик үзен генә кайгырта дип уйлый. Алар хаклы түгел. Ул баланы хәзерге вакытта мин үз балам кебек тәрбиялим. Ул бик бернидә дә гаепле түгел. Бәләкәчне күрү белән аны үз иттем. Аның әнисен аңламыйм.

  • Егетең татармы соң? Әти-әниең белән танышмы?

  • Юк, ул яһүд. Телефон аша таныш, аралашып торабыз.

  • Никахыгыз булмас, димәк?

  • Бу хакта уйлаганым юк. Ничек булса, шулай булыр. Ул мине хөрмәт итә. Дин һәм телебез турында бер начар сүз әйткәне юк.

  • Синең татар һәм мөселман булуыңа ничек карый?

  • Бу нормаль күренеш. Катнаш гаиләләр күп инде ул.

  • Ул баймы?

  • Ул тырыш ир-ат, байлык мөһим түгел. Аннан соң “байлыкны” һәр кеше үзенчә аңлый.

  • Аны Интернетта күрсәтмисең.

  • Теләгем юк. Узган мөнәсәбәтләрдән чыгып әйтәм, кешегә күрсәтергә кирәкми. Көнләшүчеләр бик күп, күз дә тия. Мин минем адреска  начар сүз язучыларга бәхет телим.

  • Өйләнешергә уйламыйсызмы әле?

  • Әлегә юк, бу хакта төгәл бер сүз дә әйтә алмыйм. Киләчәк күрсәтер. 

  • Татарстанга яшәргә кайту теләгең бармы?

  • Юк, Татарстанга кайтасыбыз килми. Бары тик кунакка гына, әлбәттә.

  • Сорыйм инде: Радик белән аралашасызмы?

  • Кем ул?

  • Элвин Грей инде.

  • Ул миңа кызыклы түгел. Аның вакыты инде күптән үтте, ул үткәнемдә калды. Аны искә дә алганым юк. Эстрада да популяр түгел ул хәзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк