Логотип
Хәбәрләр

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Алтын Урда һәм Кара Диңгез буйлары. Чыңгызыйлар империясе дәресләре» күргәзмәсе ачылды

Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Михаил Пиотровский, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, Ш.Мәрҗани исемендәге...

Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Михаил Пиотровский, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларны үстерү һәм ярдәм итү фонды җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов, шулай ук Казан Кремлендә узучы Россия музейлар Берлеге Президенты каршындагы вәкилләр Советының күчмә утырышында катнашучылар булды.

Экспозициягә Дәүләт Эрмитажы, Дәүләт тарихи музее, Әстерхан тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, Бахчасарай тарихи-мәдәни һәм археология музей-тыюлыгы, Ялта тарихи-әдәби музее, Воронеж өлкәсенең тарихи-мәдәни мирас дәүләт инспекциясе, Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларны үстерү һәм ярдәм итү фонды, Беларус Республикасының милли тарих музее коллекцияләреннән якынча 600 экспонат кергән.

Тантана Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендә ТР Дәүләт камера хоры чыгышы белән башланды.

Аннары «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева 20нче юбилей күргәзмәсен кыскача тәкъдим итеп, «Эрмитаж-Казан» үзәгенә нигез салучыларга - Минтимер Шәймиев һәм Михаил Пиотровскийга сүз бирде.

Минтимер Шәймиев «Эрмитаж-Казан» үзәгендә күргәзмәләр оештыруга ярдәм итүчеләргә рәхмәтен белдерде. "Эрмитаж күргәзмәләре елдан-ел күңеллерәк була бара. Бүген, Россия музейларының күп кенә атказанган җитәкчеләре булуын исәпкә алып, мондый үзәкне үзебездә оештырырга теләүчеләр барлыгын белеп, үзара җаваплылыкны үз өстеңә алу мөһимлеген әйтәсем килә. Чөнки монда хәтта Мәскәүдә дә булмаган сирәк коллекцияләрдән күчмә күргәзмәләр оештырыла.  Әгәр без Санкт-Петербургның тарихи Эрмитажын күрсәтәбез икән, барлык гарантияләрне дә бирергә кирәк. Бу иминиятләштерү, тиешле климат булдыру, төрле яклап куркынычсызлыкны тәэмин итү проблемасы да. Без сезне һәрвакыт  рәхмәт белән каршы алабыз, күргәзмәдән күргәзмәгә  безнең үзара хөрмәтебез ныгый, бу күргәзмәләр аша рухи байлыкка ирешәбез. Без Дәүләт Эрмитажы белән күп еллар хезмәттәшлек итәбез һәм безнең мөнәсәбәтләрдә аз гына күләгә дә булганы юк иде. Һәрвакыт бергә күргәзмәләр ачабыз, кешеләр йөри, бу безне сөендерә», - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Күргәзмәне ачканнан соң, Дәүләт Эрмитажының Көнчыгыш бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Марк Крамаровский кунакларны экспозициянең бүлекләре буйлап йөртте.

Күргәзмә Монгол империясе мәдәниятенә багышланган. Монда монгол күчмә халкының шәһәр мәдәнияте, ювелир бизәнү әйберләре, костюмнар тәкъдим ителгән. Алтын Урданың нумизматика ядкәрләре XIII-XV гасырдагы иң зур монгол дәүләтләренең берсендә акча сәясәтенең үсеше турында сөйли.

mincult.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк