Логотип
Хәбәрләр

Эшләп күрсәт!

Берсендә Мәскәү юлыннан кайтып барганда ГАИ хезмәткәре туктатып, документларымны сорады. Карап торды-торды да, таныды бу мине. «Рәфис абый, бер айдан өйләнәм, туемны алып бара алмассыңмы?» – диде

Һәр һөнәр иясенең үз эш коралы була. Җырчыларга килгәндә, аларның эш коралы  тавыш. Әңгәмәдәшем Рәфис Кәлимуллинның тавыш кылларына мозоль чыккан. Операция көтелә икән. Җырчы бу хакта «Сәхнә» журналы өчен сөйләде.

Рафис, ир-атлар елыймы ул?

– Төрлечә чак була. Һәр ир кешенең дә бер тапкыр булса да елаганы бардыр. Без хатын-кыз кебек эмоциональ булмасак та, күз яшьләре кайчак үзеннән-үзләре барлыкка килә.

Сине нәрсә елатырга мөмкин?

– Бала хәсрәте… Бер гаебе, гөнаһы булмаган сабый авырлык кичерсә яки үлсә, тыела алмыйм. Шулай ук берәр хатирә яңарса, үткәннәр искә төшсә, еламсырап алырга мөмкинмен. Әмма еш түгел. Җебек булырга кирәкми.

Гомумән, ничек уйлыйсың, елау ул йомшаклык, көчсезлек билгесеме?

– Беләсеңме, бу тормыш, язмыш иң көчле кешене дә елатырга мөмкин. Елатып кына калмыйча, сындырып та куя ала. Булмас, димә.

Кечкенә чакта сине кыерсытканнары бар идеме?

– Юк, хәтерләмим. Әмма менә хәзер ямьсез сүзләр әйтештерәләр. Эстрадада үзләрен башкалардан акыллырак дип уйлап, бәһасе булмаган киңәшләр таратып йөрүчеләр бар. Тик мин үпкәләмим. Үпкәчеләрне яратмыйм. Бәхетсез алар – үпкәләүчеләр. Вак-төяккә игътибар итмәскә кирәк. Әгәр сиңа ярдәм итмәгәннәр икән яки, әйтик, җавап бирмәгәннәр икән, оныт кына. Аннан соң алар сиңа ярдәм итәргә тиеш тә түгел бит.

Ярдәм итәм, дип ышандырып, вакыты килеп җиткәч, кырт кисүчеләр бар идеме?

– Бик күп!.. Гадәттә, шулай була да инде ул. Күпләр үз ягын гына кайгырта. Булышсалар да, соңыннан синнән икеләтә-өчләтә ярдәм көтәләр. Кешеләргә ышаныч, яшәгән саен, югала бара. Буш сүз сөйләүләрен сизеп алсам, туры «чәпим». «Кирәкми, башта эш белән күрсәт, аннан соң сөйләшербез», – дим.

Кирәк чакта сиңа арт яклары белән басучылар…

– Аралашуны шунда ук туктатам. Бер алдаганга тагын бер алдау авыр бирелми ул. Шулай да, шөкер, дусларым бар. Безнең дуслык вакыт белән сыналган. 15 ел дус инде без!

Син кечкенәдән үк үзеңнең җырчы булачагыңны белә идеңме?

– Хәтта җырчы булу хыялым да юк иде. Тик шулай да үземне заводта эшләмәячәгемне, ягъни кызыклырак профессия әһеле булачагымны белә идем.

Кызыклы профессия?

– Мин энергетикам, холкым буенча аралашырга яратам. Миңа гел хәрәкәттә булырга кирәк. Теге көн саен эшкә барып, сигездән алтыга кадәр эшләү миңа туры килми.

Берәү артист хатынына һәйкәл куярга кирәк, дигән иде.

– Себергә китеп эшләүчеләрнең хатыннарына һәйкәл кирәк дип уйлыйм. Ә артист хатынына ни булсын инде?! Өйдән китсәм дә, 2-3 көн сузыладыр гастроль. Көн саен күрешмәгән, киресенчә, сагындыра гына бит ул. Ә менә себерчеләр өйләренә айлап кайтмый.

Син үзеңдә гел юлда диярлек.

– Анысы шулай. Әле менә хәзер кайтам да, тешләрне чистартам да, хастаханәгә китәм. Тавыш кылларымда мозоль үскән, шуны алдыртырга кирәк.

Нидән барлыкка килгән бу мозоль?

– Бу арада концертлар, чыгышлар күп булды. Күрәсең, артыгы белән киткәндер бераз. Шушы мозоль булгач, тавыш тиешле дәрәҗәдә ачылмый. Менә дәваларга кирәк. РКБда операция булачак. Динә Фаизовна бу өлкәдә профессиональ белгеч. Сәламәтлеккә игътибар итәргә кирәк. Ни белән туклануыбызны да контрольдә тотарга кирәк. Яшь җырчыларга да киңәшем: җырлар алдыннан ашарга ярамый.

Тагын нинди киңәшләрең бар?

– Башкалардан аерылып торган берәр стиль табарга кирәк. Синең амплуа башкаларныкына охшамасын. Репертуар төрлелекне ярата. Халык җырлары да, тиз ритмлы җырлар да, салмак композицияләр дә кирәк. Башта керем турында гына уйларга кирәкми. Барыбызның да акча эшлисе килә, «кәнишне». Шулай да башта рекламага акча «тыгарга» кирәк. Ротация, интервьюлар, клиплар һәм башкалар. Башта син исемеңә эшләсәң, аннан соң шул исем сиңа хезмәт итә. Кайбер концертларда бушлай җырларга була. Эшләргә, тырышырга!

Шушы мозоль булу сәбәпле, чыгышларыңны күчердеңме?

– Юк, алай ярамый, таптап китәрләр. Әз генә дә ял итсәң, барысы да туктап кала бит. Ничек тә булса, җырлап чыгабыз, Аллаһ боерса. Әле бу атнада көн саен диярлек чара.

Юлда булган берәр кызыклы хәлне искә төшер әле.

– Уйларга кирәк. Берсендә Мәскәү юлыннан кайтып барганда ГАИ хезмәткәре туктатып, документларымны сорады. Карап торды-торды да, таныды бу мине. «Рәфис абый, бер айдан өйләнәм, туемны алып бара алмассыңмы?», – диде. Алып бардым тегенең туен.

«Нарушать» иттеңме соң?

– Артык әллә ни түгел инде. Бераз арттырган булганмындыр, бәлки.

Бу ГАИ хезмәткәренә ташлама ясамадыңмы?

– Юк, тиешле сумманы түләде. Туйлар мине ашата бит. Аннан соң гаиләмне дә туендырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк