Фирдүс Тямаевның бәлеше көйгән
Тямаевның язылучылары бәлеш белән булган хәлне дә хәтерлидер әле. Базарлы Матакта яраткан тамашачысы җырчыга бәлеш пешереп алып килгән иде. Фотода бәлешнең өсте көйгән кебек күренә. И, чәйнәп тә күрсә...
Тямаевның язылучылары бәлеш белән булган хәлне дә хәтерлидер әле. Базарлы Матакта яраткан тамашачысы җырчыга бәлеш пешереп алып килгән иде. Фотода бәлешнең өсте көйгән кебек күренә. И, чәйнәп тә күрсәттеләр инде шуны. «Что за көйгән бәлеш бу?», «Эх, әрәм иткәннәр!» дип хатын-кызлар язса, «Бәлеш горелый просили, да?» дип, ир-атлар да фикер калдырды. Соңрак бәлешнең хуҗасы да элемтәгә чыкты. “Бәлешнең көймәгән икәнен бүген күп кеше күрде. Инстаграмда күргәч, исем китте. Бар гаеп фотога төшергәндә ут яктылыгында дип уйлыйм. Барыгызга да рәхмәт, тик мине үпкәләтергә тырышу файдасыз. Андый янган бәлешне мин алып бармас идем», ‒ дип язды. Фирдүс җавапсыз калмады, шунысы өчен рәхмәт аңа. «Апа, җаным, Алланың рәхмәте яусын! Яраткан өемә алып кайттым, хатыныма, улыма авыз иттерергә, бик тәмле пешергәнсез. Аллаһы Тәгалә сезне ризыктан аермасын, амин. Җәмәгать, минем әнием яшендәге апа безгә бәлеш пешереп килгән. Әзрәк әдәпле булыгыз, сезнең әниегезгә шулай язсалар, матур буламы? Бөтенләй иманыгызны югалттыгызмы әллә?» ‒ дип җавап кайтарды.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк