Гүзәл Уразованың «орешкалары» (видео)
Гүзәл Уразованың ютуб каналы да бар икәнен беләбез инде, анда ул сирәк булса да видеолар урнаштырып тора. Шушы көннәрдә балалары белән пешергән «чикләвек» печеньесы рецепты белән бүлеште. Бу хакта ул...
Гүзәл Уразованың ютуб каналы да бар икәнен беләбез инде, анда ул сирәк булса да видеолар урнаштырып тора. Шушы көннәрдә балалары белән пешергән «чикләвек» печеньесы рецепты белән бүлеште. Бу хакта ул инстаграм аккаунтында хәбәр итте. «Знаменитый «орешка» печеньесы. Кемдә булмады икән ул? Балачакта зур бәйрәмнәрдә табын күрке шул тәмлүшкә булды. Ул вакытта аннан да тәмле ризык юк иде кебек. Беркөнне балалар белән бергәләп пешердек. Әзерләү процессы аларга бик ошады. Без әле дә булса кибет тәм-томына караганда, өйдә пешергәнгә өстенлек бирергә тырышабыз», дип яза Гүзәл. Видеоны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк