«Гуляет, детей не смотрит...»
«Дуслар, бу сорауга соңгы тапкыр җавап бирәм. Мин бу ишекләрне яптым»
Билгеле булганча, Илмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновның юллары аерылды. Хәзер инде рәсми рәвештә. Илмира хәзер гаиләне үзем генә алып барам, балаларны ашату, киендерү, аларның көндәлек кирәк-яракларына әйбер юнәтү – тулысынча минем өстә дип, үзенең күбрәк эшләргә мәҗбүр булуын әйтте. Әмма тамашачылар әле дә өмет белән яши. Тынычланырлар, кушылырлар, янәсе, тормышта андый хәлләр булгалый инде ул. Илмираның үзенә дә бу хакта күп язалар, гаиләне таркатмавын сорап, күп кенә хатлар килә икән. Инстаграмында үткәргән соңгы сорау-җавап хатында исә ул «балаларның әтиләре әлегә аякка баса, улым-кызымны ике-өч көнгә алып китүдән тыш, бернинди ярдәме тими» дип язды. «Дуслар, бу сорауга соңгы тапкыр җавап бирәм. Мин бу ишекләрне яптым» дигән Илмира. Бу парны яратып өлгергән тамашачыларның Илмира-Русланның кушылуын күрергә теләүләре аңлашыла, әлбәттә. Ни әйтик, гаилә бик шәхси территория, бу тамашачылар әйтте дип кенә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Бәхетләре булсын...
Фото Илмира Нәгыймованың шәхси аккаунтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк