Илназ Баһ белән Раяз Фасыйховны нәрсә бәйли?

Музыкаль гаилә Гүзәл Идрисова белән Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһның олы уллары Камил быел беренче сыйныфта укый. Талантлы әти-әнидән талантлы балалар да туа шул. Әнә Камил инде әтисеннән бер дә калышмый, баянда ничек оста итеп уйный.
Әниләре Гүзәл Идрисова үзенең Инстаграм челтәрендә Камил укый торган 149 нчы лицейда узган «Әлифба бәйрәме»ннән фото һәм видеоотчет урнаштырган. Видеоларны игътибар белән карасак, Рамазан Фасыйховның җырлавын да күрә алабыз, чөнки татар эстрадасының ике популяр артисты Илназ Баһ белән Раяз Фасыйховның уллары – сыйныфташлар.
Автор: А.Галимова
Фото һәм видео: Инстаграм @guzelbah
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
5 март 2021 - 10:06
-
4 март 2021 - 12:15
-
3 март 2021 - 13:30
-
3 март 2021 - 12:54
-
3 март 2021 - 10:02
-
2 март 2021 - 10:48
-
1 март 2021 - 13:14
-
27 февраль 2021 - 20:08
-
Наркотикларга – юк! 12+