Илсөя Бәдретдинова Тямаевның хыянәте хакында: «Фирдүс, син алдарсың дип уйламаган идем»
Хәтерлисезме, сентябрь башында бар артистлар эстафетада катнашып алган иде? Берәүләр концерт сезоны башлануы уңаеннан эстафета ясап, икенчеләре борыч ашап шулай ук ярышта узыштылар. Күптән түгел соңгы...
Хәтерлисезме, сентябрь башында бар артистлар эстафетада катнашып алган иде? Берәүләр концерт сезоны башлануы уңаеннан эстафета ясап, икенчеләре борыч ашап шулай ук ярышта узыштылар. Күптән түгел соңгы эстафетаның серен Фирдүс Тямаев чиште.
Җырчы Фирдүс Тямаев бу эстафетаны башлап җибәргән кеше. Күз яшьләрен чыгарып, кыю Фирдүс рәттән берничә ачы борыч ашаганын видеога төшереп ала. Әмма бу дөрес булып чыкмаган, ул ашаган борыч бөтенләй ачы булмаган. Илсөя Бәдретдинова моны ишеткәч шакката: «Мин чынлап торып ачы борыч ашадым! Фирдүс мине алдар диеп уйламаган идем! Бөтен җирдән төтен чыкты, ләкин мин, Фирдүс ашады дип, ашадым бит!», дип зарлана җырчы видеода.
Без дә Илсөя кебек беркатлы икән. Фирдүснең ачы кызыл борыч ашаганына ышанып, түземлегенә гаҗәпләнгән идек. Кем аны алдар дип белгән?
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova
Видео: Инстаграм @firdustyamaev_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк