Логотип
Хәбәрләр

Илсур Метшин бушлай җәмәгать транспорты булдыру хакында хыяллана

Казан Мэры Илсур Метшинның Казан дәүләт аграр университеты студентлары һәм укытучылары белән очрашуы вакытында Транспорт темасына басым ясалды. Югары уку йорты биналары шәһәрнең төрле районнарында ур...

Казан Мэры Илсур Метшинның Казан дәүләт аграр университеты студентлары һәм укытучылары белән очрашуы вакытында Транспорт темасына басым ясалды.

Югары уку йорты биналары шәһәрнең төрле районнарында урнашкан, һәм студентларга бер бинадан икенчесенә кадәр барып җитү өчен күп вакыт һәм акча сарыф итәргә туры килә. Шул уңайдан КДАУ укытучысы Фәридә Нәҗметдинова студентлар өчен транспорт чыгымнарын матди компенсация алу мөмкинлеге турында сорау бирде. Шәһәр Мэры билгеләп үткәнчә, 45 мең имза җыйган петиция белән таныш, әмма проблеманы хәл итү шәһәр хакимияте компетенциясеннән тыш тора. «Ташламалы юл йөрү билетларын компенсацияләү яки кертү – бу акча мәсьәләсе генә. Кызганычка каршы, шәһәрнең әлегә андый акчасы юк. Казан елына 157 млрд сум салым җыя, һәм бары тик 30 млрд сум гына Казанда кала. Калганы югары бюджетларга китә», – дип аңлатты ул.

Моннан тыш, И.Метшин шәһәрдә җәмәгать транспортында бушлай йөрү турында хыяллары белән уртаклашты. Ул моның өчен барлык дәрәҗәләрдә дә икътисади тотрыклылык һәм зур салым базасы кирәк, дип билгеләп үтте. «Дөньяда шундый системалы 15 шәһәр бар – бу 200-300 мең кеше яшәгән кечкенә шәһәрләр. Буш калган акчаны кешеләр мәдәнияткә, кинога, театрларга, концертларга, музейларга тота башлый. Халыкның культурасы үсә. Мондый тәҗрибә бар, ул, әлбәттә, фантастик булып тоела, әмма әйдәгез, хыялланыйк. Өстәвенә, мондый шәһәрләрдә юллардагы машиналар саны 30-35% кими, экология яхшыра һәм чикләнгән бюджетлы студентларны җәлеп итә торган туризм үсә», – дип сөйләде ул.

Текст һәм фото: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк