Логотип
Хәбәрләр

Имәннәр ныклыгы

Кызлар гына үстереп караган кеше буларак, миңа егетләр тәрбияләгәннәр икенче планетадан төсле. Чын ир-ат тәрбияләүче әтиләр-әниләрдән киләчәктә ныклы гаиләләрнең күплеге дә тора ләса! Нигә сөйләвемме?...

Кызлар гына үстереп караган кеше буларак, миңа егетләр тәрбияләгәннәр икенче планетадан төсле. Чын ир-ат тәрбияләүче әтиләр-әниләрдән киләчәктә ныклы гаиләләрнең күплеге дә тора ләса! Нигә сөйләвемме? Чөнки бүген «малайлар көне» икән. Лачыннар көне! Инстаграмда телевидение алып баручысы Гөлназ апа Гиниятованың ике лачынын ‒ ике улы янәшәсендә төшкән фотосын күргәч белдем. «Бәгырьләрем» дип шәрехләгән аларны Гөлназ апа. Көн дә бәйрәм, көн дә туй, дип елмаерга да онытмаган хештегы белән. Бер сөйләшеп утырганда, Гөлназ апа бик матур җөмлә әйткән иде миңа: «балалар тәрбияләгәндә, иң мөһиме алар белән дус булуың». Шулайдыр, Данил абый белән икәүләп алар һәрчак актив тормыш рәвеше алып баралар, уллары ‒ бәгырьләре дә алма агачыннан ерак төшмәгәндер. Игелекле балалар булып үсеп җитешсеннәр дип өстисе генә килә. Һәр гаиләдәге егет тә шулай була күрсен!

Автор: Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк