Интернет-диета: ничек ябыгырга?!

Россиянең супер-моделе Наталья Водянова үз фанатларын фотосессияләр белән сыйларга ярата. Әмма соңгы арада йолдыз интернеттан югалды.
Социаль челтәрдә утыручылар инде кайгыра башладылар: сторис та, фото да юк. «Юкка чыгуның» сәбәбе шунда икән: Водянова Испаниягә ял итәргә киткән. «Тормышымда беренче тапкыр мин смартфон кулланмыйча, ялгызлыкта өч көн уздырдым, матурлыкны фотога төшерүдән, Антуан һәм балалар белән сөйләшүдән тыш аның белән кулланмадым», — дип хәбәр итте ул соңгы постында.
«Минем белән һәрвакыт янәшә булган кечкенә кызга колак салдым, аңа күпчелек вакыт җитми иде», — дип өстәде Водянова.
Шунысы кызык, интернет-«диета» фикерләргә генә түгел, гәүдәгә да файдага гына булды. Моны исә пост астындагы комментаторлар билгеләп уздылар. Алар фикеренчә, Водянова хәзерге вакытта иң яхшы форма да.
Автор: Гөлназ Вәлиева
Фото: @natasupenova
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте