Ирек Шәрипов: «Казан» аэропортына Иван Грозный исемен бирү безнең халык өчен мөмкин түгел»
Габдулла Тукай исемендәге аэропорт Татарстан республикасының герб, гимн, әләме белән беррәттән символга әвереләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы...
Габдулла Тукай исемендәге аэропорт Татарстан республикасының герб, гимн, әләме белән беррәттән символга әвереләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов әйтте.
«Аэропортка исемне ил күләмендә сайларга ярамый. Башка ил халкы биредә яшәүче халыкның тарихын, милли үзенчәлекләрен белми. Күптән түгел интернетта аэропортка Иван Грозный исемен кушыйк дип шаяру киткән иде. Тик безнең халык өчен ул мөмкин әйбер түгел», ‒ диде ул.
«Казан» халыкара аэропортына Габдулла Тукай исемен бирүгә уңай карыйм. Аэропортның исеме дә безнең төбәкнең үзенчәлекләрен чагылдырырга тиеш», ‒ ди Ирек Шәрипов.
Депутат фикеренчә, аэропортка Тукай исемен бирү татар халкы белән кызыксынуны арттырачак.
Ирек Шәрипов аэропортка исем сайлаганда, иң беренче чиратта, җирле халык фикере исәпкә алынырга тиешлеген әйтте.
Автор: Альбина Мөхәммәдиева
Фото: Султан Исхаков
Бу хакта тулырак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк