Логотип
Хәбәрләр

Исәнмесез!

Татарчага өйрәтү өчен әллә нинди программалар уйлап табасы юк. Ничек кирәклеген 3 яшьлек Әминәдән генә сорыйсы! Ә аның программасы бииик гади: ул каршыга очраган һәр кешегә «Исәнмесез!» ‒ ди. Һәәәәм.....

Татарчага өйрәтү өчен әллә нинди программалар уйлап табасы юк. Ничек кирәклеген 3 яшьлек Әминәдән генә сорыйсы! Ә аның программасы бииик гади: ул каршыга очраган һәр кешегә «Исәнмесез!» ‒ ди. Һәәәәм... теге кеше татарчалап «исәнмесез» димичә китми дә, җибәрми дә. Күршеме ул, танышмы ул, түгелме ул, татармы ул, урысмы ул ‒ син татарчалап «исәнмесез» дип җавап кайтара белергә тиешсең. Һәм баста! Белмәсәң, Әминә иҗекләп өйрәтергә дә җиксенми: «Кабатла ‒ и-сән-ме-сез!» Әминәнең әнисе башта, «Кызым, бәйләнмә һәр кешегә», дип шелтә белдерсә, 3 яшьлек профессорның: «Бөтен кеше дә татарча белергә тиеш!» ‒ дигән сүзеннән соң авызын гына япты. Чыннан да, нишләп әле бер татарча сүзе белмәскә дә, татарчалап сәлам бирмәскә ди әле! Шуңа, безнең урамдагы татарча белмәүчеләрне өйрәттек, кемне анда тагын «исәнмесез!»гә өйрәтәсе бар?

Автор: Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк