Исемең җисемеңә туры киләме
Хәзерге заманда нинди генә кеше исемнәре юк, әти-әни төрлечә «мөгез чыгарып» карый. Шунсы сөендерә, элеккеге исемнәр дә популярлаша бара. «Татар радиосы» ди-джее Айсылу Леронның олы кызы Фәридә исемле...
Хәзерге заманда нинди генә кеше исемнәре юк, әти-әни төрлечә «мөгез чыгарып» карый. Шунсы сөендерә, элеккеге исемнәр дә популярлаша бара. «Татар радиосы» ди-джее Айсылу Леронның олы кызы Фәридә исемле. Бу борынгы исем түгел түгелен, ләкин Айсылу аны кызлар арасында сирәк очрый дип яза. Ул затлы, энҗе бөртеге, бердәнбер, үзенчәлекле дигәнне аңлата икән. Матур бит мәгънәсе име, әти-әниләр балага исем кушканда мәгънәсенә дә игътибар итсәләр яхшы булыр иде. Айсылу Фәридә исемле кызларга хас сыйфатларны да санап чыга:
- 1. Фәридәләр кечкендән үк таләпчән була, холыклары авыр.
- 2. Телләре тиз ачыла, өйдә әниләренә ярдәм итәргә тырышалар.
- 3. Яшьтәшләре белән аралашуга караганда, күбрәк олылар белән фикер алышырга, сөйләшергә ярата.
- 4. Фәридә белән компромисска килү җиңел. Тик ул тиз кызып, артыгын әйтеп ташларга мөмкин.
- 5. Бик хисле. Шул ук вакытта бәйсез шәхес. Шуңа да аңа зур коллективта эшләве авыр.
- 6. Хәтере бик яхшы. Бер әйткәнне тиз отып ала.
- 7. Дуслары күп түгел. Үзе игътибар үзәгендә булырга ярата.
- 8. Уңай сыйфатлары: пөхтә, дипломат, иҗади фикерли.
- 9. Тискәре сыйфатлары: каршылыклы, үз-үзенә мөкиббән, кырыс.
- 10. Фәридә үзен кирәкле итеп хис иткәндә генә чын мәгънәсендә бәхетле була.
Бу сыйфатларның күбесе Айсылуның кызында бар икән. Безнең укучыларыбыз арасында Фәридәләр бармы, сезгә туры киләме бу сыйфатлар?
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк