Камал театры спектакле «Алтын битлек» номинантлары исемлегендә
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Г.Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Тормышмы бу?» спектакле «Алтын битлек» премиясенең номинантлар исемлегенә кертелде. «Татар т...
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Г.Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Тормышмы бу?» спектакле «Алтын битлек» премиясенең номинантлар исемлегенә кертелде. «Татар театры тарихында беренче мәртәбә татар спектакле зур формада номинациягә үтте», – дип хәбәр итә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының матбугат үзәге. Камал театры драма театрлары арасыннан 2017/2018 сезон «Алтын битлек» номинацияләрендә катнашучы Татарстанның бердән-бер театры.
Спектакль илнең төп театраль премиясенә 6 номинациядә җиңүгә дәгъвә итә:
«Зур формадагы иң яхшы спектакль»
«Иң яхшы режиссер эше» – Айдар Җаббаров.
«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» – Ләйсән Рәхимова, Хәлимнең әнисе Мәрзия.
«Иң яхшы ир-ат роле» – Искәндәр Хәйруллин, Хәлим
«Рәссам эше» – Булат Ибраһимов
«Ут буенча рәссам эше» – Ольга Окулова
Спектакльнең иҗат төркемен чын күңелдән котлыйбыз!!!
Чыганак: kamalteatr.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк