Камал театры журналист тормышын яктырткан спектакль тәкъдим итте
Спектакль сәхнәгә куелгач, автор һәм режиссёр буларак И.Зәйниев үзе дә боларны күргәндер дип уйлыйм. Пьеса камилләштерелеп, алдагы елларда башка театрларда да куелыр дигән теләктә калам.
Әлфәт Закирҗанов, театр тәнкыйтьчесе:
И.Зәйниев сәхнәләштергән «Өйләнәм.tat» спектакле үзенең заманчалыгы, яшәештәге иҗтимагый-сәяси, социаль-әхлакый мәсьәләләрне уңышлы чагылдыруы белән уңышлы. Автор, бер яктан, матбугат чараларының бурыч-вазифалары, хезмәткәрләрнең эш-гамәле, кеше һәм журналист буларак шәхси позицияләре мәсьәләсен, икенче яктан, журналистларның аерым кешеләр белән очрашып әңгәмә коруларына бәйле, җәмгыятьнең хәле, андагы «авыру» нокталар турында уйлануларын укучы-тамашачы алдына куя. Сюжетка салынган вакыйгалар үзара кушылып киткән ике катламда булып, берсе журналист егет Раннурның өйләнү тарихы белән бәйле, икенчесе исә редакция хезмәткәрләренең төрле кешеләр белән әңгәмәләре рәвешендә яшәештәге теге яисә бу мәсьәләне калкытып кую, тамашачыны уйландыруга китерүне максат итә. Спектакль җиңел юмор, ирония белән сугарылган, автор, тормыштагы җитди мәсьәләләрне алгы планга чыгарып, көзгедәге чагылышыбызны күрсәтә һәм үзебездән көләргә мәҗбүр итә. Шуның белән укучы-тамашачыны битарафлыктан чыгара, тормышны үзгәртү кешенең үзеннән торуын аңлауга китерә.
И.Зәйниев сәхнә закончалыкларын оста тоемлап яза. Күренешләр ачык-аңлаешлы, диалоглары уелып хәтердә кала, мизансценалар бер-берсен баетып, тормыш чынбарлыгын күз алдына бастыра. Автор халыкның сүз байлыгыннан, күптөрле гыйбарәләрдән, әйтемнәрдән уңышлы файдаланып, татарның тулы канлы яшәү рәвешен күрсәтүгә килә.
Спектакль турында матбугатта барган фикер алышуда уңышлы яклары турында әйтелде инде, аларны кабатламастан, берничә тәнкыйть фикере белән уртаклашып үтәм. Журналист Хәбибрахманның таксист белән әңгәмәсендә соңгысының хатынына ирен ясатуы, хәзер инде ими үстерү өчен акча җыюы турында озаклап, «тәмләп» сөйләнүе урынсыз булып тоелды. Бу эпизод көлкелелекне арттыруга хезмәт итсә дә, спектакльне баетмый. Таксистның «Мин әйткән сүзләрне бастырырга яраса, без күптән башкача яшәр идек инде...» дигәннәре аңлашылмый, ул бит «бастырырга ярамаган» сүзләр әйтмәде. Аннары аларны бастырып чыгарсалар да берни үзгәрмәсен үзе үк алданрак билгеләп үтте.
Раннурның балалы яшь хатын Айнур белән очрашу күренеше дә бернинди яңалык алып килми. Аны төшереп калдырудан спектакль берни югалтмый.
Авыл тормышына бәйле күренештә хезмәт хакын майонез белән түләү турында шактый күп сүз бара. Мондый хәлләр 25-30 еллар элек булып, бүгенге чынбарлыкка туры килми, шуңа да тамашачыга тәэсир итми. Ә инде икенче эпизодта Раннурның авылдагы мәхәббәт турында сорашып торуы шактый сәер яңгырый. Бу нәрсәгә хезмәт итә – өйләнергә йөргән егет мәхәббәт турында сорарга тиеш дип кертелгәнме, әллә инде аның беркатлылыгын күрсәтү өченме? – аңлашылмый. Текстның тагын бер йомшак урыны Әлфия образы белән бәйле. «Минем кем булуым сезгә нигә кирәк?», «Минем бөтенләй эшлисе килми» кебек сәер репликалар белән үзенең барлыгын белдергән кыз редакция эшендә бөтенләй катнашмый. Автор аны ахырда Раннур белән кавыштыру өчен генә пьесага керткән кебек тоела. Шуның өстенә, редакциядә бергә эшләп, бер-берсенә ягымлы караш ташлап, җылы сүз әйтмәгән кыз белән егетнең очрашуга килгәч кенә якынаеп китүен ничек аңларга белмисең... Текстның өйләнү тарихына караган катламы йомшак эшләнгән дигән тәэсир кала.
Спектакль сәхнәгә куелгач, автор һәм режиссёр буларак И.Зәйниев үзе дә боларны күргәндер дип уйлыйм. Пьеса камилләштерелеп, алдагы елларда башка театрларда да куелыр дигән теләктә калам.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк