Логотип
Хәбәрләр

Камал театрында «бию пәрие» спектакленең премьерасы

20 һәм 21 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә «Бию пәрие» спектакленең премьерасы уза. Спектакльнең авторы һәм режиссеры – Илгиз Зәйниев, рәссам – Сергей Скомор...

20 һәм 21 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә «Бию пәрие» спектакленең премьерасы уза. Спектакльнең авторы һәм режиссеры – Илгиз Зәйниев, рәссам – Сергей Скоморохов, композитор – Эльмир Низамов, балетмейстер – Сәлимә Әминова.

«Бию пәрие» спектаклен кую идеясе Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановның юбилей кичәсе өчен куелган тамашадан соң туды. Популяр артист гадәти форматтагы юбилей кичәсе белән генә чикләнмичә, драматург, режиссер Илгиз Зәйниевтән гомерен биюгә багышлаган кеше турында кыска гына пьеса язып, аны сәхнәгә куюын сорады. Тамаша уңышлы килеп чыкты. Алай гына да түгел, күп санлы тамашачылар, уңай фикерләрен җиткереп, спектакльне репертуарга кертүне сорадылар. Зәйниев пьесага яңа сәхнәләр өстәп язды һәм җәй көне репетицияләрне башлады.

Озак еллар югалып торганнан соң туган шәһәренә үз сәнгатенә генә табынучы биюче Сәяр Рәмиев кайта. Анда ул яшьлек мәхәббәтен очрата, яңа буын биючеләр белән таныша, үзе өчен мөһим хакыйкатьләрне аңлый. Авторның тирән фикерләре спектакльдә биюләр белән баетылган музыкаль комедия формасы аша җиткерелә.

Спектакльдә катнашалар: Татарстанның халык артистлары Илдус Габдрахманов, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Люция Хәмитова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев, Илсөя Төхвәтуллина, Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Рәхимова, Минвәли Габдуллин, Миләүшә Шәйхетдинова, Рамил Вәҗиев, Алсу Каюмова, Айрат Арсланов, Мәрьям Йосыпова, Гөлчәчәк Гайфетдинова һәм яшь артистлар Артур Шәйдуллин, Айгөл Абашева, Гөлчәчәк Хәмәдинурова , Ләйсән Фәйзуллина, Айгөл Хәйруллина, Алинә Мөдәрисова, Гүзәл Гюльвердиева, Айгөл Шәкурова.

Чыганак: kamalteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк