Кариев театры «Кәҗүл читек»не тәкъдим итә!
Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры көтеп алынган премьераны – Г.Исхакыйның Нәзифә Кәримова инсценировкасы буенча әзерләнгән «Кәҗүл читек» спектаклен тәкъдим итә. Спектакль Ренат Әюпо...
Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры көтеп алынган премьераны – Г.Исхакыйның Нәзифә Кәримова инсценировкасы буенча әзерләнгән «Кәҗүл читек» спектаклен тәкъдим итә. Спектакль Ренат Әюповның пластик режиссёр буларак беренче тәҗрибәсе һәм яшь артист Ләйсән Закированың Әхмәдулла ролендә дебюты белән үзенчәлекле. Спектакльнең премьерасы иртәгә, 30 ноябрьдә булачак.
Гает бәйрәме – халкыбызның дини йолаларының берсе. Гает бәйрәмен өлкәннәр дә, балалар да көтеп аладыр, мөгаен. Иртән мичтә пешкән тәмле коймакның хуш исенә уянып китеп, тәмләп чәй эчү... Матур, чиста киемнәр киеп мәчеткә бәйрәмгә бару... Спектакль герое Әхмәдулланың да күптәнге хыялы бу. Чөнки әтисе бәйрәмгә яңа кәҗүл читек алып кайтырга вәгъдә бирә бит...
«Гаяз Исхакыйга беренче генә мөрәҗәгать итүем түгел. Моңа кадәр «Остазбикә», «Сөннәтче бабай», «Кәләпүшче кыз» әсәрләрен сәхнәләштердем. Хәзер аларның рәтен «Кәҗүл читек» әсәре дә тулыландырды. Язучы татарларның көнкүрешен, эчке кичерешләрен нечкә итеп тасвирлый белә, шуңа спектакльне куйган вакытта алар режиссёрга бик нык ярдәм итә. «Кәҗүл читек» Әхмәдулланың Гает бәйрәме алдыннан булган кичерешләрен күрсәтә. Без бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихына да мөрәҗәгать итәбез. Шулай итеп тамаша тере дәрес формасында үтәр дип планлаштырыла. Спектакльнең финалы тамашачылар өчен көтелмәгән булачак», – дип уртаклашты спектакль режиссёры Ренат Әюпов.
Автор: А.Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк