Логотип
Хәбәрләр

КАЙТЫП КЕРЕР КЕБЕК...

«Нинди шәхес бит! Ә искә алучы юк, мәдәни чаралардан гөрләп торган Кукмарабызда Ренат аганың искә алып бер кичә үткәрелми, бәлки менә сезнең журнал язып чыккач вәзгыят үзгәрер», – дигән өмет белән без эшкә керештек.

 

«Ул яшәргә ашыкты», – ди аның хакында тормыш иптәше Светлана ханым. Әле яңа бер дәрт белән иҗат итеп, тормышка планнар корып яшәгән мәле иде. Берсеннән-берсе кечкенә балаларына тәрбия биреп, аларның үскәнен күзәтеп, озын-озак гомер итәсе иде дә бит... Ренат Ибраһимовның үлеме барыбызны тетрәндерде. Ноябрь аенда ул 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә тиеш иде.

«Сәхнә FM» радиожурналына Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов хакында язма әзерлә дигәч, аның биографиясендә үзем туган төбәк – Кукмара яклары белән бәйләнеше булуы искә төште. Мәгълүм булганча, Ренат Ибраһимовның әнисе Асылбикә апа Кукмара районының Туеш авылыннан. Казанда яши башлагач, Ренатны җәй көннәрендә авылга, Маһибәдәр әбисе янына кайтара торган булалар, шулай итеп, балачагы һәм үсмер чоры Туешта уза аның. Ренат аганың тормышы хакында берникадәр хәбәрдар без, ә менә аның туганнары кемнәр? Туеш авылында кемнәр белән аралашып үскән ул? Шул нияттән мин Туеш авылында Ренат абыйны яхшы белгән кешеләрне табарга булдым. Миңа авылның бик мөхтәрәм кешесе дип, авыл тарихы турында китап язарга алынган Туеш мәчете имам-хатыйбы Айрат хәзрәт Шәфигуллинның телефон номерын бирделәр. Озак көттермәде, Айрат хәзрәттән Ренат абыйга туган тиешле кеше булган Мәлик абый Шәңгәрәев номеры килеп иреште. Ә Мәлик абый, «Туеш авылы серләре яки шәһәр тудырган авыл» дигән китапны күтәреп, редакциябезгә үзе килеп керде. «Айрат хәзрәт бик зур эшләр белән йөрсә дә, үтә тыйнак кеше ул, үзе хакында сөйләгәнне яратмый», – дип, Мәлик әфәнде миңа зур сәламнәр белән, инде нәшер ителергә өлгергән шул китапны бүләк итеп бирде. Җәмәгатьчелекнең Ренат абый хакында бөтенләй онытуына борчылуын белдерде: «Нинди шәхес бит! Ә искә алучы юк, мәдәни чаралардан гөрләп торган Кукмарабызда Ренат аганың искә алып бер кичә үткәрелми, бәлки менә сезнең журнал язып чыккач вәзгыят үзгәрер», – дигән өмет белән без эшкә керештек.

Мәлик әфәнде белән Ренат абыйның балачак елларын искә төшердек. Ренат ага кайтып йөргәндә, Мәлик Маһибадәр әбинең зууур алма бакчасына кызыгып, әбинең бакчадан итәк тутырып алма алып чыгып, күрше-тирә малайларга өләшүен көтеп торучы кечкенә малай була әле. «Ренат абый болынга төшеп, кояш баткан күренешләрне рәсемгә төшерә иде. Без аның пумала белән оста  идарә итүен шаккаттып, карап тора идек», – дип искә ала ул елларны. Үзе исән вакытта Ренат аганың күп нәрсәләргә вакыты җитмәгән, күрәсең, артык тыйнаклыгы да бар иде дип сөйли әңгәмәдәшем. Туеш сабан туе, китапны тәкъдим итү кичәләренә да кайта алмаган ул. Әмма әбисе белән яшәгән йортны бик сагынып искә алуын сөйли, «туган йортым, туган телемә өйрәткән авылым» дия торган булган. Хәзерге вакытта ул йортта Мамадыш районыннан килгән бик тәртипле Рәзил һәм Римма гаиләсе яши. Әлеге йортта яшәп киткәннәрнең каберләрен чистартып, карап торалар. «Ренат Ибраһимовның бу өйгә кайтып йөрүен күрсәткән берәр билге, истәлек тактасы юкмы», – дигән сорау юллыйм. Тискәре җавап хәтта үземне гаҗәпләндерде. Берәр спортчының татар икәнен белеп алсак, «безнең татарыбыз» дия-дия күкләргә чөябез, аны кунакка дәшеп, яшьләргә үрнәк итеп куябыз, әле исемнәр биреп озатабыз! Ә Туешта бөтен ил күләмендә билгеле шәхесне хәтерләткән бер таш кисәге юк! Аның җырларын һәр милләт кешесе яратып тыңлый иде. Нинди телдә җырласа да «безнең Ренат» дип дәшәләр, олы хөрмәтләрен белдерәләр иде. Үз тамырларына кайтып, татарча сөйләшә генә түгел, җырларга да өйрәнгәч, Ренат Ибраһимов һәр чыгышына диярлек татар җырларын кертергә тырышты. Үз истәлекләрендә Ренат авылга кайтып йөрүен, татарча сөйләшергә өйрәнүен ничек искә ала соң. Бу хакта шул «Туеш авылы серләре» китабында журналист Габделбәр Ризванов язмасына тап булдым. «И-и, күңелле, гөнаһсыз балачак, – дип искә ала хәзер Ренат. – Чеп-чи татар авылы мине татарчага өйрәтте бит. Әннәүнең русча сүз байлыгы мактанырлык түгел, ул: «айда», «товарищ», «пошёл» дигән сүзләрдән артыгын белми, минем исә татарчам шул дәрәҗәдән дә түбәнрәк. Шулай итеп, татарчага әнием үскән авылда өйрәндем. Утын ярырга, бәрәңге утыртырга, аннан казып алырга, җиләк-җимеш җыярга, мал-туар карарга да Туеш өйрәтте. Алма бакчасында кошлар сайравы, утын кискәндәге пычкы авазы, сыер мөгрәве, сарык, әтәч, тавыкларның кычкыруы мине әсир итә иде. Казанга кайтуга, шуларны сагынып яши башлый идем. Менә шул мохит минем музыкаль сәләтемә этәргеч бирде, Казан исә музыкаль белемгә ишекләрен ачты. Авыл белән бәйле тагын бер хатирә бар әле минем (...). Чеби тотам дип азапланып йөргән вакытта каралты-кура артындагы бәдрәф чокырына муеннан баттым. Әннәү и орышты, и ачуланды, көч-хәл белән чокырдан тартып чыгарды, киемнәрне юа-юа, үземне юындыра-юындыра алҗып-талып бетте, аннан өркетеп тә алды: «Җайлап кына уйный белмәсәң, сүземне тыңламасаң, Казаныңа кайтарып җибәрәм мин сине!..» Җырчы шушы хәлне исенә төшергән арада туган-тумачаларының Ренат исемле малайның киләчәктәге дан-шөһрәтенә, байлык-муллыгына юрауларын да искәртте. Имештер, бу хәл юктан гына түгел. Юраулары фәрештәләрнең «Әмин» дигән сәгатенә туры килгәндер». (163-164 б.)

Менә шушындый кешенең исемен мәңгеләштерми калу мөмкинме соң! Мәлик абый Ренат аганың нәсел-нәсәбен яхшы белә, шәҗәрәсен булдыру теләге дә бар, әмма каян тотынырга белмим, белемем җитми, ди. «Сәхнә FM» радиожурналына дип алынган әңгәмәбез дә «Әмин»ле булган, диярсең. Язма әле эфирга чыгып өлгермәде, Мәлик абыйдан хәбәр килә: «Сезне Туеш авылында Ренат Ибраһимовның әнисе Асылбикә Билалова яшәгән, шулай ук Ренат әфәнде үзе дә яшүсмер чагында җәйге ялларын үткәргән йортка истәлек тактасы куелу чарасына дәшәбез». Ничек шулай җәһәт хәл ителгәнен дә чамаладык: Айрат хәзрәт тотынган эшнең ахыры хәерле тәмамлана. Бу очрак та шундыйлар рәтеннән, мөгаен. Мәлик абый белән сөйләшкәннән соң, үземә дә Ренат Ибраһимов үткән катлаулы тормыш юлы тынгылык бирмәде. Бу әңгәмәдән алган хис-кичерешләремне тапшыру аша ничек җиткерергә икән дип уйланып йөргән көннәрем иде ул. Кайтып кына булмады шул. Районның мәдәният идарәсе ярдәме белән әзерләнгән чарада Ренат Ибраһимовның тормыш иптәше Светлана ханым, җырчының якын дуслары, туганнары, танышлары катнашып чыгыш ясаган дигән хәбәре генә килде. Озак та үтмәде, электрон тартмама Мәлик абый җәйге сөйләшүдә телгә алган Шәҗәрә фотосы килеп төште. Могҗиза дими, ни дисең? Ренат ага үзе дә нәселен барлау, шәҗәрәсен төзү турында хыялланган булган. Әмма шул вакыт дигәнең чамалы булу, аннары инде үзенең дә көтмәгәндә бакыйлыкка китеп баруы... Ренат Ибраһимов нәселен барлаган Шәҗәрәгә килгәндә, монысы да Айрат хәзрәт Шәфигуллин эше икән. «Авыл тарихы турында китапка архив материалларын туплаган кеше буларак, Ренат абыйның нәселе турында мәгълүмат бар иде, аны Туеш китабын төзүче Фәрит Вәлиев ярдәмендә эшләдек», – ди Айрат хәзрәт. Әле район җитәкчелеге ярдәме белән Ренат Ибраһимов исемендәге берәр җыр фестиваленә башлангыч биреп булмасмы дип йөри егетләр! Бу эшләрен дә уңышлар көтсен дип телик!

Язмабызга нокта куеп, Ренат абый өчен бик тә кадерле, якын булган тагын бер кешегә мөрәҗәгать итмәсәк, хезмәтебез тулы булмас дидек. Ренат аганың тормыш иптәше Светлана ханым Ибраһимова безнең белән аралашырга шунда ук ризалашты һәм сорауларыбызга рәхәтләнеп татарча җавап бирде. Нинди әти булган ул Ренат ага, балалары нинди телдә аралаша, нинди яңа уй-планнар белән йөргән, Ренат Ислам улын искә алу буенча нинди чаралар көтелә – шул хакта сораштык. «Ренат чын мәгънәсендә татарның асыл улы. Татар тарихын бик яхшы белә, татарлыгы белән горурлана иде. Балаларны да шул хис белән тәрбияләргә тырышты. Сөйләм теле үк булмаса да, балалар татарча аңлый. Аларның дүртесе дә, әтиләре кебек, иҗади шәхесләр. Олы кызыбыз Асылбикә (Ренат аганың әнисенең исеме) фортепиано классы буенча музыка мәктәбен тәмамлады. Икенче кызыбыз – Айшәбикә дә шул класста белем ала. Олы улыбыз – Аттила баян буенча беренче классны төгәлләде. Ә Мәрьям мәктәпкә җыенып йөри. Ренат балаларының музыкаль белем алуын теләде. Ул ярата белә торган әти иде. Үзе дә бала дәрәҗәсенә төшеп уйный-аралаша белде. Ренат бик җитми безгә. Гастрольләргә генә киткән кебек – менә кайтып керер шикелле... Ренат студиядә күп эшләде. 75 яшьлек юбилеена әзерләнгәндә бик үзенчәлекле программа туплады. Ул кичәдә яңгырарга тиешле җырларны тыңлаганда шаккаттым – Ренат шундый моңсу һәм сагышлы җырлар сайлаган иде». Истәлек тактасы ачу чарасында да Светлана ханым Ренат аганың Туеш хакында еш сөйләвен искә алды. «Безнең олы кызыбыз төс-кыяфәте белән Маһибадәр әбисенә охшаган. Туешка бергәләп кайтырга хыяллана идек, булып чыкмады. Иремнең яраткан авылын күрүемә шатмын», – диде Светлана ханым.

Исән булса, Ренат Ибраһимовка ноябрь аенда 75 яшь тулган булыр иде. Мәскәүдә бу җәһәттән искә алу чараларына әзерлек бара. Аны җырчының Мәскәү дуслары, татарларның милли-мәдәни мохтәрияте тырышлыгы белән уздыра. Ренат ага үзе дә юбилеена зур концерт оештырмакчы иде, ләкин бу көннәрне күрә алмады шул... 14 майда сәхнәгә ул соңгы тапкыр менә. Бу 19 майда Мәскәүдә үтәчәк зур чарага әзерлек репетициясе була.

«Юллар, юллар! Мине туган йорттан

Аерып ерак алып киттегез.

Җитәр инде, озак кунак булдым,

Хәзер кире өйгә илтегез…» –

дигән җырны башкара ул. Берничә сәгатьтән легендар җырчыбызның үлем хәбәре килә...

Аның белән аралашкан кешеләр Ренат Ибраһимовны бик кызыклы, үз милләтенә гашыйк, тормышны яратучан кеше дип искә алалар. Киләчәктә аның хакында хезмәтләр язылыр, бәйгеләр оештырылыр, музыка уку йортларына аның исеме бирелер дигән теләктә калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк