Логотип
Хәбәрләр

«Казан егетләре» низагка кергән

Соңгы арада эстрада артистлары арасында туган конфликтларга шулкадәр күнектек ки, хәтта берничә көн тынлык булып торса үзебезгә үк «кызык» җитми башлый. Күпчелек артистларыбыз моның белән бик уңышлы ф...

Соңгы арада эстрада артистлары арасында туган конфликтларга шулкадәр күнектек ки, хәтта берничә көн тынлык булып торса үзебезгә үк «кызык» җитми башлый. Күпчелек артистларыбыз моның белән бик уңышлы файдалана да белә. Бүгенге көндә «хайп» төшенчәсе артык активлашып китү сәбәпле, кайбер артистлар тамашачыларын һәрдаим «тонус»та тотарга тырыша, юктан да сәбәп табып, тиз вакыт эчендә зур шау-шу дәрәҗәсенә җиткерәләр.

Сүзнең ни сәбәпле шулай башланганын хәзер барыгыз да аңларсыз. Кичә «Казан Егетләре» төркеменең Инстаграмдагы рәсми аккаунтында кызыклы пост барлыкка килде. Биредә «Казан егетләре»нең популяр алып баручы, пародия остасы Газинур Фәйзуллинга үпкә белдергән сүзләрен күрәбез. Аңлавыбызча, концерт вакытында Газинур егетләрнең биюләреннән көлеп, мәзәк сөйләгән. Егетләр исә, бу шаяруны артык җитди кабул итеп, Газинурны мәгънәсезлектә һәм түбән дәрәҗәдәге «юмор» сөйләвендә гаеплиләр. Биредә шулай ук Газинур Фәйзуллинның мал врачы (ветеринар) булуына һәм сәхнәгә бер кагылышы да булмавына басым ясала. Егетләр фикеренчә, тиешле дәрәҗәдәге белеме булмагач, Газинурның «юмор» ягы да аксый.

Икенчедән, җырчы егетләр журналистлар бакчасына да таш атмыйча калмый: «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына да профессионал журналистлар җыярга киңәш итә алар. Шул рәвешле, әлеге мәсьәләгә карата халык фикерен ишетергә теләп, егетләр тамашачыларга мөрәҗәгать итә.

Кыскасы, безнең күңелсез соры көннәребезгә кабат «җан» керде, дуслар. Хәзер инде түземсезлек белән бу конфликтның чишелешен күзәтәбез. Нәрсә булып бетәр? Кызык бит!

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @kazan_egetlare

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк