Логотип
Хәбәрләр

Казанда «Казан тавышлары» узды

27 августта Казан Мэриясе бинасы балконнарында «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформанс узды. Әлеге локация берничә сәгатькә театр сәхнәсенә әверелде.

Казан Мэриясе балконнары әкияткә әверелде.

27 августта Казан Мэриясе бинасы балконнарында «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформанс узды. Әлеге локация берничә сәгатькә театр сәхнәсенә әверелде.

Тамаша С.Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәге оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм оркестр дирижеры – Татарстанның атказанган артисты Анна Гулишамбарова) чыгышы белән башланды.

Казан Мэриясе балконнарында төп герой пәйда булгач, барысы да әкияткә әәверелде. Тамашаның төп герое (Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин) Казанда инде 300 елдан артык гомер кичерә. Ул «Балкон – фатирның бер өлешеме яки урамныкымы, әллә чүп-чар җыелып ята торган урынмы яки илһам туа торган җирме?» дигән катлаулы сорауга җавап эзли. Балконын җыештырган вакытта ул китаплар, шагыйрьләр кичәсенә билет, төрле предметларга тап була, күршеләре белән аралаша, фикерләре белән уртаклаша.

Төп герой белән бергә балконнардан Г.Камал, В.Качалов, К.Тинчурин, Г.Кариев исемендәге һәм Казанның яшь тамашачы театрларының әйдәп баручы артистлары татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыды, талантлы җырчылар һәм музыкантлар музыкаль әсәрләр башкарды.

Болар барысы да видео-мэппинг-шоу белән бергә үрелеп барды: шәһәр шигърияте аклы-каралы тарих, төрле төстәге рәсемнәр аша ачылды.

Перформанста Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Елена Ряшина, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев, Ирек Хафизов, Ләйсән Фәйзуллина, В.Качалов театры артистлары Павел Лазарев, Алена Козлова, К.Тинчурин театры артистлары Резедә Сәләхова, Артем Пискунов, Г.Камал театры артисты Фәннур Мөхәммәтҗанов, Г.Кариев театры артисты Булат Гатауллин, Казан яшь тамашачы театры артисты Илфат Садыйков, Череповец шәһәренең Камера театры артисты Игорь Горчаков; саксофончы Муса Маликов (Германия), Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры хоры артисты Иркен Мостафин, шулай ук яшь, талантлы җырчылар Игнат Изотов, Зәринә Хәсәншина, Илгиз Мөхетдинов катнашты.

Кичәдә Роберт Рождественскийның «Хатын-кыз монологы» әсәрен Россия театр һәм кино артисты Екатерина Климова укыды. Ул шушы әсәр белән инде күптәннән чыгыш ясарга теләгәнен җиткерде.

«Оештыручылар әлеге шигырьләрнең перформанска туры килүен әйткәч, мин анда катнашырга шунда ук ризалаштым. Казанга килеп, шушы кичәнең бер өлеше булуыма мин шатмын», – ди Екатерина Климова. – Әлеге тамашаның масштабына һәм үз хисләрен тамашачыларга җиткерә алган артистларга сокландым. Миңа бу команданың бер өлешү булу – горурлык».

Актрисаның Казанда беренче генә булуы түгел, Татарстан башкаласында эш буенча ул еш була, җирле актерлар белән аралаша. «Казан – матур туристик шәһәр, минемчә, күп казанлылар һәм кунаклар, үзәктән узганда, мондый перформансны күреп шаккаткандыр. Бу җәйге кич аларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк иткәндер. Мондый чараларны шушындый гадәти булмаган форматта уздыру – шәп идея», – дип саный Екатерина Климова.

Үз чыгышында Татарстанның халык артисты, Казанның В.Качалов исемендәге театр актеры һәм режиссеры Илья Славутский Качалов театрының «Казанский трамвай» спектакленнән бер өзек укыды.

«Театрда спектакльләр чыгару буенча җитди эш алып барылуга карамастан, артистлар мондый чараларга һәрвакыт вакыт таба. Бу – шәп идея һәм яхшы дәрәҗәдә тормышка ашырылган проект, мин анда бик теләп катнаштым. Бүгенге кичәгә әзерләнү миңа рәхәтлек бирде», – диде Илья Славутский.

Кич дәвамында тамашачылар Владимир Маяковский, Евгений Евтушенко, Роберт Рождественский, Мөдәррис Әгъләмов, Николай Заболоцкий, Наталья Тарвердян, Равил Бохараев, Роза Кожевникова, Алексей Остудин, Сергей Малышев, Ренат Харис, Эльмира Зәйналова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Резеда Гобәева шигырьләрен ишетте. Перформанста Казанга, аның урамнарына, казанлыларга карата мәхәббәт ярылып ятты.

Актерлар арасында бу перформанста инде икенче тапкыр катнашучылар да бар иде. К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Резедә Сәләхова Мэрия балконнарыннан шигырьләрне тәүге тапкыр 2021 елда укыган.

«Былтыр безгә тамашачылар әлеге перформансны ничек кабул итүе, үземне «күктә» ничек хис итүем билгесез иде. Быел әзерләнеп килдек, үзем дә катнашудан күбрәк ләззәт алдым. Сценарий авторы, режиссерлар, оештыручылар кызыклы программа әзерләгән: шигырьләр, музыкаль композицияләрдән кала, диалоглар да кертелгән, шулай итеп тулы бер сюжетлы тарих килеп чыккан. Миңа калса, тамашачыларга да кабул итүе рәхәт һәм җиңел булгандыр, дип уйлыйм. Перформансның әйдәп баручы геройларының берсе булуым белән бәхетлемен. Тамашачыларның күплеген күреп, ах иттем. Бар халык, сулыш та алмыйча, мөкиббән китеп, балконнарга карап, тыңлап торды, җырларны, шигырьләрне бик шәп кабул итте. Ягъни халык шундый зәвыклы бәйрәмгә сусаган. Безнең команда – Казан Мэриясе, оештыручылар, без, артистлар, шушындый бәйрәм бүләк итә алуыбыз белән бәхетле», – дип ассызыклады Резедә Сәләхова.

Проектның авторы – Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

«Мондый чаралар казанлыларга һәм шәһәр кунакларына шигърияткә якынаерга, заманча авторларның иҗаты белән танышырга һәм һәрвакыт актуаль булып калган классик шигырьләрне яңача укырга мөмкинлек бирә. Оркестр башкаруындагы җанлы музыка, профессиональ артистлар, вокалистлар һәм визуализацияболар берсе дә тамашачыларны битараф калдырмады. Тамаша барышында ук «искиткеч, көчле, бик матур» дигән сүзләрне ишетү зур кыйммәткә ия», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары, беренче чиратта, әлеге перформансны оештыруга ышаныч белдерүе өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәтле. «Кайсы шәһәрдә мэрия үз бинасында шундый чараны уздырырга ризалашыр иде?! Без барыбыз да аңлыйбыз, бу – билгеле бер рисклар һәм өстәмә мәшәкатьләр. Актерларның әлеге проектка кушылырга ризалашуларына һәм режиссерлар белән берлектә аны тормышка ашыруларына шатмын. Чөнки балконнарда чыгыш ясау, бер уйласаң, чынга ашмаслык сыман тоела. Ләкин, нәтиҗәдә, бу ничек гармонияле рәвештә килеп чыга. Кичә композитор Эльмир Низамов бу балконнарның әйтерсең лә шушының өчен махус төзелгәнлеген әйтте! Мондый сүзләр илһам бирә һәм проектның киләчәгенә өмет барлыгын белдерә», – ди Гүзәл Сәгыйтова.

Исегезгә төшерәбез, перформансның режиссерлары Татарстанның халык артисты Радик Бариев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Татьяна Старикова, режиссер ассистенты – Резеда Хәсәнова, сценарий авторы – Резеда Гобәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк