Логотип
Хәбәрләр

«Хур кызлары» романыннан яңа өзек

Зиннур Хөсниярнның «Хур кызлары» романыннан яңа өзек тәкъдим итәбез.

Зиннур Хөсниярнның «Хур кызлары» романыннан яңа өзек тәкъдим итәбез.

Яманаты чыккан кызлар көндәлегеннән.

Л о л а.

Бер «шизик» туры килде бүген. Чишендереп йөзтүбән яткырды да ике сәгать селкетмичә дә миңа карап утырды. Ахыр чиктә тын гына еларга керештем. Шуннан соң кулларымны чиште дә бер сүз әйтмичә чыгып китте.

Икенче көнне бөенләй кызык бәндәгә туры килдем. Ике тартма конфеты бар иде моның үзе белән. Мине чишендереп яткырды да яныма килеп утырды һәм конфет ашый башлады. Конфетның чытырдавык кәгазьләрен тәнемә ябыштыра барды. Котым очты инде, маньяк бу, хәзер, чәнчеп үтерә икән дип уйладым. Шуннан соң каешын алды да кыйнарга кереште. Суга да шул урынны үзе үбә тагы. Каты итеп кычкыра башлагач кына туктады.

Р и т а.

Клиент өенә чакырды. Чишенеп ятарга кушты да, үзе күрше бүлмәгә чыгып китте. Шуннан соң мине яратырга кереште. Берзаман сәер тавышка башымны күтәрсәм, чаршау артында моның хатыны бар икән. «Курыкма, хатын ул минем!» – дип үзе әйтте. Кая курыкмаган, шундук сикереп тордым да киенергә керештем. Тик хатыны киенеп бетәргә дә ирек бирмәде, шул килеш урамга куып чыгарды. Әле ярый, машина көтеп тора иде. Ярымшәрә килеш машинага чумдым. Вот больнойлар, ә!

Күп тә үтмәде, тагы шуңа охшаш хәлгә тап булдым. Алдан ук әйтеп куйды, теге бүлмәдә әби тыңлап тора, диде. Икеләтә күбрәк акча түләде. Әбисе «тыңлап кына» тормаган, стенандагы картинаны авыштырып, шундагы тишектән күзәтеп үк торган икән!..

С и м а.

Бу, миңа килеп керүгә, шәраб тәкъдим итте. Эчмим дидем. Кыстап кына түгел, көчләп эчертте. Шәрабкә нидер салган дип шикләнгән идем, чынлап та шулай булып чыкты. Бераздан караватка сыгылып төштем, үзем барысын да аңлыйм, әмма торып китә дә, кычкыра да алмыйм. Бишәүләп көчләделәр. Ай буе больницада ятып чыктым.

Дәвамын «Сәхнә» журналының март аенда аудиокитап форматында тыңлый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк