Логотип
Хәбәрләр

Корбан гаете - 2019: кайчан һәм ничек уза?

Быел Корбан Гаете 11 август (якшәмбе) көнне билгеләп үтеләчәк. “12, 13 август көннәрендә дә корбан китерергә мөмкин”, – дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте. Корбан гаете ул нинди бәйрәм?...

Быел Корбан Гаете 11 август (якшәмбе) көнне билгеләп үтеләчәк. “12, 13 август көннәрендә дә корбан китерергә мөмкин”, – дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте. Корбан гаете ул нинди бәйрәм?

Корбан бәйрәме – ислам дөньясындагы иң олы ике мөбарәк бәйрәмнең берсе. Корбан чалу тарихы Ибраһим (г.в.с.) заманына барып тоташа. Аллаһы Тәгалә бу изге бәндәгә сынау җибәрә: үзенең Аллаһы Тәгаләгә тугрылыгын раслар өчен улы Исмәгыйльне корбан итеп чалырга куша. Ибраһим (г.в.с.) Раббысының бу әмерен үтәргә карар кыла. Тик соңгы мизгелдә Аллаһ корбан итеп чалырга бәрән бирә. Менә шул вакытлардан бирле корбан чалу йоласы яшәп килә. Бу көнне мөмкинлеге булган һәркем корбан чалырга тиеш. Әлеге гамәл Аллаһы Тәгаләгә якынаюыбызны аңлата. Корбанлык ите өч өлешкә бүленә: аның бер өлеше мохтаҗларга, икенчесе туганнарга таратыла, өченче өлеше үзебезгә калдырыла. Кунак җыеп аш уздырган очракта ике өлешен үзебезгә калдыру да дөрес.Корбан чалу өч көн дәвам итә, өченче көнне аны кояш баеганчы чалырга ярый.Корбан чалыр өчен кешедә булган нисаб күләме 2019 елда 20 меңне тәшкил итә. Нәрсә ул нисаб? Нисаб – ул корбан чалуны мәҗбүри итә торган кешедә булган мал-мөлкәт күләме. Димәк, әгәр мөселман кешесендә 20 мең сум акча бар икән (төп кирәк-яраклар һәм түләүләрдән тыш), ул корбан китерергә тиеш. Корбан чалу һәркем өчен дә мәҗбүриме? Нисабы 20 мең сумга булган, балигълык яшенә җиткән һәм  мосафир булмаган мөселманга корбан чалу мәҗбүри. Әгәр мөмкинлеге булмаса, гөнаһ юк. Корбан бер кеше исеменнән генә чалына һәм ул гомер буена бер тапкыр гына түгел, ә һәр елны китерелергә тиеш.  Аллаһның илчесе галәйһиссәлам: “Кемнең корбан чалырга мөмкинлеге булып та, моны эшләмәсә, мәчетебезгә якынлашмасын”, – дип кисәткән. Ул ничек чалына? Хайванны чалыр алдыннан, малны кыйблага каратып яткыралар,  корбанлыкның иясе яки чалучы мөселман хайванга карап, түбәндәге доганы укый: “Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббил-гәәләминә ләә шәриикә ләһ. Әллааһүммә тәкаббәл һәәзиһил-удхиййәтә (мин фүләәни ибни фүләән) йәки (мин фүләәнәтә бинти фүләән)”. Мәгънәсе: “Йә Рабби, дөреслектә, минем намазым һәм гыйбадәтләрем, тереклегем һәм үлемем барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә өчен, Аның һичбер тиңдәше юк. Йә Рабби, ошбу корбанны (………..) улыннан яки (…………) кызыннан кабул ит”. Шуннан соң: “Йә, Раббым, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал, дип, «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр», дип малны чалу тиешле”.Корбанны хуҗа кеше үзе чалса әйбәт. Догасын гарәпчә укый алмаса: «Йә, Раббым, бөтен кылган гыйбадәтләребез, укыган намазларыбыз, чалган корбаныбыз — барысы да Синең ризалыгың өчен генә. Синең һич тиңдәшең юк», — дип әйтсә әйбәт була. «Йә, Раббым, Синең ризалыгыңны өмет итеп чалган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, йә булмаса, фәлән кызы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал», — дип, «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр», — дип, корбан чалганда бернинди гөнаһ та юк. Аннары: “Әй, Раббым! Ошбу хайванны Синең әмерең буенча чаламын. Әй, Раббым! Кабул кыл. Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!” – дип ниятләп, корбанлык бугазы киселә.Әгәр төрле сәбәпләр аркасында (шул исәптән, хатын-кыз булса) кеше бу эшне башкара алмый икән, башка берәүгә тапшырып, карап тора ала. Тик өч шартны үтәргә кирәк. Беренчедән, чалучы кеше мөселман булырга тиеш. Икенчедән, корбан чалучының: “Әй, Аллаһ, бу корбанны фәлән улы фәләннән, яисә фәлән кызы фәләннән кабул ит”, – дип әйтүе кирәк. Өченчедән, чалучы кешегә  корбанның ите белән түләргә ярамый. Корбанлык өчен нинди хайваннар ярый? Пар тояклы – кәҗә, сарык, дөя, сыер кебек хайваннар кирәк. Каз, үрдәк, күркә кебек кошларны, атларны чалырга ярамый. Шулай бер күзе сукыр, йөри алмаслык аксак, бер колагының, йә бер мөгезенең, йә койрыгының өчтән бер өлеше киселгән; колаксыз, койрыксыз һәм бик ябык хайваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Яшенә килсәк, дөягә – биш, үгез яки сыерга – ике, кәҗә белән сарыкка бер яшь тулу шарт. Тик шунысын истән чыгармаска кирәк: сарык һәм кәҗә бер кеше өчен генә корбан кылына, ә сыер яки дөя – җидешәр кеше өчен (күп дигәндә). Шулай ук берүзеңә яисә кешеләр җидедән ким булганда бер сыер, бер дөя корбан чалу да дөрес. Гает көнне нинди саваплы гамәлләр кылырга мөмкин? Беренчедән, гает намазына сәхәрдән соң уразадагы кебек ашамыйча-эчмичә бару — бик күркәм гамәл. Гает намазы укып кайткач, беренче корбанның каны җиргә таму белән, ризык кабу бик тә саваплы. Корбан шулпасын авыз итәргә дә мөмкин. Гает намазы ничәдә башлана? Казанда Гает намазы 11 август көнне 4.30 да башлана. Ә инде бәйрәм вагазе башкала мәчетләрендә иртәнге 4 тә башланачак. Башка шәһәр һәм авылларда вакыт кояшның ничәдә чыгуына карап билгеләнә. Корбан чалуга килсәк, ул бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда оештырылачак, мондый урыннар Казанда 19 булыр, дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк