Логотип
Хәбәрләр

Өлкән яшьтәгеләр өчен иң куркынычсыз диета нинди?

Табиблар өлкән яшьтәге кешеләр өчен мускул һәм сөяк массасын югалтмыйча артык авырлыктан котылырга ярдәм итә торган куркынычсыз диетаны күптәннән эзли.  Уэйк Форест университеты галимнәре аксымга бай...

Табиблар өлкән яшьтәге кешеләр өчен мускул һәм сөяк массасын югалтмыйча артык авырлыктан котылырга ярдәм итә торган куркынычсыз диетаны күптәннән эзли. 
Уэйк Форест университеты галимнәре аксымга бай аз калорияле диета вариантын тәкъдим иткән дип яза "Здоровье" сайты. Бу диетаның нәтиҗәсен тикшерү өчен алар 65 яшьтән олырак 96 өлкән кешене чакырган. 
Төркемнең яртысына дүрт тапкыр туклану билгеләгәннәр. Аларның рационы майсыз аксымга һәм яшелчәләргә бай һәм калоражы ягыннан чикле булган. Ә икенче төркем контроль төркем буларак стандарт туклану рационында булган.
 
Эксперимент тәмамланганнан соң, катнашучыларның авырлыгы, шулай ук сөяк һәм мускул массасы үзгәрүен тикшергәннәр. Аксымлы диета тотучылар уртача 8 килограммга ябыккан, бигрәк тә абдоминаль май массасы кимегән. Ә ул билгеле булганча, диабет һәм инсульт кебек авырулар китереп чыгара. Авырлыклары шактый кимесә дә, аларның сөяк һәм мускул массасы элеккечә калган, хәтта кайберләренеке яхшырган да. Контроль төркемдәгеләр авырлыклар югалтмаган диярлек. 
 
Тулырак интертатта
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк