Логотип
Хәбәрләр

"Мине алдау җиңел түгел!"

Мине алдау, гомумән, җиңел түгел, интуициям яхшы эшли

Һәрберебезнең язмышы төрле, кемгә ни язган. Миләүшә Сафина интервьюларының күбесендә кызы Мәрьям һәм аның авыруы турында сөйли. Никтер хәзер аннан Мәрьям турында сорыйсым килмәде. Миләүшә кабат кияүгә чыкты, икенче тапкыр әни булды. Ул бүген бәхетле. Тормышыннан зарланучы, бәхетсез көннәрен искә алучы Миләүшә еракта-еракта калсын иде. 

«Шушы адымнарым мине бүгенге бәхетле чагыма алып

килде»

Миләүшә, сине түбәнсеткәннәре бармы?

– Яшьрәк чакта булгандыр. Мәсәлән, беренче мөнәсәбәтләрдә. Мин үзем рөхсәт иткәнмен, күрәсең, чөнки хәзер үземне түбәнсетүгә юл куймас идем.

Башкалар сине түбәнсетмәсеннәр өчен нишләргә кирәк?

– Үз-үзеңне хөрмәт итәргә. Һәм башкаларга ярарга тырышмаска.

Яшьрәк чакта кызлар мәхәббәтне тоярга ашыга, әйеме? Ә ашыгулар ялгышларга илтә. Син дә ашыктыңмы?

– Ашыктым, дип... 20 яшемдә беренче тапкыр чып-чынлап гашыйк булдым. Башкалар уналтыда егетләр белән йөри, шуңа күрә ашыктым дип уйламыйм. Хәтерлим: яратырга, үз тиңемне очратырга хыяллана идем. Мин хисле, романтик кеше. Артык каты хыялланганмын икән... Гашыйк булгач, чын капкынга эләккән кебек булды. Үз тиңемә гашыйк булмаганмын. Аерылыштык, хәзер аралашмыйбыз. Әмма мин бу адымымны ялгышлыкка кертмим. Гомумән, тормышымда кылынган адымнарның берсен дә ялгышлык дип тапмыйм. Шушы адымнарым мине бүгенге бәхетле чагыма алып килде. Башка төрле язмыш сукмагы буенча китсәм, бүгенгем нинди булыр иде икән? Димәк, шулай тиеш булган.

Икенче тапкыр кияүгә чыктың. Танышканда, бу егет мине алдар дип уйламадыңмы? Кызың Мәрьямнең авыру булганын кайчанрак әйттең?

– Алдар дип уйламадым. Мине алдау, гомумән, җиңел түгел, интуициям яхшы эшли. Ничектер беренче күрешүдә үк Фагыйлнең үз кешем икәнен аңладым. Ә Мәрьям янына ул ике көннән соң үзе танышырга кайтты. Беркайчан да кызым турында кыеграк сүз ишеткәнем булмады һәм булмаячак та. Ул аны үз кызы кебек кабул итә.

Иреңнең туганнары ни диде икән?

– Яхшы кабул иттеләр, әлбәттә. Аларның уллары минем белән бәхетле бит, шунысы мөһим. Менә ике ел инде әйбәт мөнәсәбәтләрдә без. Алдагы тормышта да шулай булсын.

– Улыгыз Данияр туды. Тыныч баламы?

– Данияр елак түгел. Шук һәм актив булып үсә. Биергә ярата. Бездә бик күңелле!

Авыр таптыңмы? Түләпме?

– Җиңел таптым, Аллага шөкер. Килешү төзедек, әйе. Килешү белән булгач, тынычрак, ышанычлырак кебек.

Кайда таптың? Кыйммәтме?

– Беренче бала тудыру йортында таптым. 36 меңгә төште. Мин рәсми килешү төзедем, акчаны табибның кесәсенә тыкмадым.

Тапкан вакытта ирне дә залга кертү мөмкинеге бар. Моңа ничек карыйсың?

– Бу хакта уйлаганым булмады. Бала табу – хатын-кыз эше, ир-атка бу мизгелләрне күрү кирәк микән?.. Кирәк түгел дип уйлыйм.

Тагын бәләкәчләр телисезме?

– Булыр, Алла боерса. Озакка да сузмабыз!

Ә карьера? Мин сине барыбер җырчы буларак та күрәм әле.

– Челтәрле бизнеска килдем менә. Үз-үземне сынап карарга булдым. Күпләр уңышка иреште бит. Бәлки, мин дә булдырырмын, Аллаһ боерса.

Мәрьям энекәшен яратамы? Бәләкәчкә якын китерәсезме? Ялгыш сугар дип курыкмыйсыңмы?

– Ярата, ләкин балаларның күбесе кебек көнләшә, характерын да күрсәтмичә калмый. Ә Данияр бәләкәй, аңа һәрвакыт игътибар кирәк. Ялгыш сугар дип бик куркабыз, хәтта тиеп киткәне дә бар. Ә менә тибеп җибәрсә, хәлләр начар булырга мөмкин. Данияр да апасын ярата. Мәрьям ятып торганда, Данияр аның янына килә. Ялгыш тибеп, сугып җибәрмәсен иде генә, дип торабыз.

«Миллион күп акча түгел инде ул...»

Без сине җырчы буларак беләбез. Яшьрәк чакта популяр булырга хыяллангансыңдыр, хәзер дә хыялланасыңмы?

– Сәхнәгә менәргә хыялланам инде, әйе. Хәзер вакыт та, мөмкинлек тә юк. Әлегә беренче урында – гаилә һәм балалар. Аллаһ боерса, булыр, мин ышанам.

Тормышыңның торле чагы булды. Пессимистик уйлар килгәли идеме?

– Урамда елмайган кешене күргәч, ник сөенә икән бу дип уйлый идем. Имеш, тормышта сөенерлек мизгелләр була алмый. Берничә ел тирән депрессиядә яшәдем. Үземне, бар тирә-юньне күралмаган чакларым була иде.

Бәлки, хәтта үз-үзеңә кул салу?..

– Юк, яшисем килмәгән чакларымны хәтерләмим. Кешенең күңел түрендә ышаныч, өмет барыбер тиз арада сүнми. Менә шушы өмет чаткылары бары тик сабыр итәргә кирәклеген әйтә иде кебек. Хәзер мин Аллаһка шөкер кылып яшим. Ак белән караны аерган кебек, бәхетнең дә кадере бәхетсезлекнең ни булуын татып карасаң гына артадыр.

Интернетта син гел елмаясың, кәефең күтәренке. Әмма усал чакларың да буладыр.

– Гаиләдә төрле хәлләр була. Бала карау, ир-атның көен көйләү энергияне алмый калмый. Гел елмаеп кына йөреп булмый. Аннан соң бала тапканнан соң, гормоннар да уйнап ала. Усал булам. Ирем Фагыйл андый вакытларда миңа эндәшми, куркып та китә. Кәефем булмаганны ул бик тиз аңлап ала. Ә болай үзем һәрвакыт позитив булырга, тискәре уйлар сандыгын ачмаска тырышам.

Миләүшә, бер миллион сум аксаң булса, нишләтер идең?

– Миллион күп акча түгел инде ул, тиз арада куллану ысулын табар идек.

Мәсәлән?

– Без шәһәр читендә үз өебез белән яшибез. Әле эшләнәсе эшләр күп. Койма тотасы, мунча төзисе һәм башкалар. Аллаһ боерса, бар да булыр. Бергә булганда, максатларга ирешү җиңелрәк.

 

"Сәхнә", 2021 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк