Логотип
Хәбәрләр

Минем алда ике юл бар иде...

Минем бервакытта да: «Зал тулмаган икән, концерт куймыйбыз», – дип, кире борылып кайтып киткәнем булмады.

ИлСаф, ничек уйлыйсыз, тамашачыны шаккаттырыр өчен нишләргә кирәк икән?

– Тамашачыны шаккаттырырга кирәк микән? Миндә бервакытта да андый теләк булмады. Тамашачыга үз иҗатыңны бүләк итәргә. Халык, сине хөрмәт итеп, концертыңа килсә, иҗатыңны белсә, шул җитә.

Тамашачыны концертка китертергә дә кирәк бит әле.

– Тамашачыларым арасында инде күп еллар дәвамында тугры тыңлаучыма әйләнгәннәре бар. Иҗатың, башкарылган җырың эчтәлекле булырга тиеш, минемчә. Сәнгать аркылы халыкка нәрсә әйтергә, ни җиткерергә телисең?! Менә шушы сорауга җавап табарга кирәк. Әлбәттә, безнең халыкка гына хас булган, җанны эретерлек татар моңы турында да оныту һич тә ярамый. Шушы моң җырыңда яңгыраса, тамашачы килми калмый. Бары шул. Шаккаттыру максаты белән теләсә ни кыланырга кирәкми дип уйлыйм. Киресенчә, шушы максат белән иҗат итсәң, тискәре нәтиҗәгә ирешерсең...

Тамашачы үзгәрде, диләр.

– Килешәм, тамашачының таләбе хәзер башка. Җырчылар, ягъни сайларлык «продукт»лар күп. Бәлки, тамашачының кайсыбер өлеше үзе дә артисттан шоу таләп итәдер. 25-30 ел эчендә башка буын тәрбияләнде. Аларга сүзләрнең эчтәлеге, мәгънәсе беренче урында тормый. Моңын әйтеп тә торасы түгел, ул, гомумән, әһәмияткә ия түгел. 

Сүзнең эчтәлеге, җырның моңы булмагач, ни генә кала соң?

– Менә дөрес. Уйландыра... Сәхнәнең йолтыр-йолтыр бизәлеше, матур кием кала.

Тамашачы үзгәрсә дә, сез барыбер шушы иҗат дулкыныннан тулаем югалмадыгыз, әйеме?

– Җырлыйм, концертлар куям. Әмма шулай да популяр булуның төрле баскычларында булырга туры килде. Хәзер заллар тутыру җиңел бирелми. Элегрәк Казанда җидешәр-сигезешәр концерт куйган чаклар – популяр чаклар бар иде. Шулай да чакыручылар бар. Иҗатым сүнде, сүрелде дип әйтә алмыйм. Аннан соң заллар бөтен җирдә дә тулып-ташып тормаса да, җырчы кешенең концерт куя алуы – үзе бер бәхет. Ничә кеше килсә дә, килгән бит. Алар синең җырыңны, сүзеңне ишетергә килгән. Минем бервакытта да: «Зал тулмаган икән, концерт куймыйбыз», – дип, кире борылып кайтып киткәнем булмады. Башкаларга да киңәш итмим. Көчем, энергиям, теләгем булганда, эшләргә кирәк дип уйлыйм. Репертуары да туплана, шөкер.

Репертуар туплаганда, берәр авторның җыры сезгә ошамаса, туры бәреп әйтәсезме? Автор үпкәләмиме?

 Бу мәсьәләдә тартып-сузып йөрүне кирәк дип тапмыйм. Җыр ошамый икән, әйтергә кирәк. Әле кайвакыт җырны тыңлыйсың да әйбәт бугай дип уйлыйсың. Соңыннан аранжировкасын яздырасың, калганнарын да эшлисең, чыгымнарын да түлисең, әмма җырлап карагач, бармаганын, синеке булмаганын аңлыйсың. Мондый мизгелләр булгалый. Авторлар үпкәләмәсен иде! Репертуарны дөрес туплау бик мөһим. Кайбер коллегалар арасында репертуарны ялгышып туплаучылар бар. Исемләп әйтмим, үпкәләрләр. Үз-үзеңне, үз стилеңне табу кирәк. Бары тик шул чакта гына популяр булырга шанс бар. Сиземләүсез булмый! Яшьләр киңәшем шул: җырны сайлаганда бик җитди килергә кирәк.

– Сезнең популяр җырларыгыз бар. Аларны башкалар җырласа, моңа ничек карыйсыз?

– Җыр сайлый белү кирәк, дим бит. Яшьләр үзләрен популярлаштырыр җыр таба алмый да моңа кадәр танылган җырларны карый башлый. Әгәр җырымны башка җырчы башкарса, миңа бу ошап бетмәс иде. Үз җырыңны булдыру кирәк. Җырчы бит ул җырны эзләп тапкан, стилен туры китергән, «бренд» булдырган, ә аны алалар да үзенчә җырлый башлыйлар. Мин бу юлны хупламыйм. Бу кешенең исемен куллану булмый микән?! Хәзер ярый җырчылар рәсми рәвештә һәр җырның хокукларын үзенә ала. Мин җырлый башлаганда андый кагыйдәләр юк иде.

Җырны документ белән үзеңне итү кирәк?

– Заманасы шундый, кирәк.

Сабыр итмәү сәбәпле, күп гаиләләр таркала

Танылуның югалганын аңлаганда иҗат кешесенә авырдыр? Төшенкелеккә бирелү сездә булдымы?

– Төшенкелеккә биреләсең, әйе. Күз алдыңа китер: бер мәлне тулы заллар белән унар концерт куясың, ди. Аннан соң килеп җитә шундый көн: никтер билетлар авырлык белән сатыла башлый... Тамашачы игътибарына тиз арада ияләшәсең, сине таныйлар, чакырып торалар. Әлбәттә, шушы эмоцияләрнең кимүе күңелле хәл түгел. Без бөтенебез дә кеше бит. Әкренләп төшсәң, авырлыгы бик сизелмәскә дә мөмкин. Ә менә тиз арада югалсаң, авырга килә.

Кайбер җырчылар кул селти, башка өлкәгә күчә.

– Әйе, артистлар арасында башка өлкәдә үсеп китүчеләр бар. Әмма мин читкә тайпылмадым. Тырыштым, иҗат иттем.

Популярлык кимегәч, акчасы да кими.

– Шулай, әйе. Әле мин бит ир-ат, гаилә башлыгы. Бүгенге көндә гаиләмне акча ягыннан тәэмин итү мөмкинлеге бар, шөкер. Әмма төрле чаклар булгалады...

Акча гел ташып тормаганда ир белән хатын мөнәсәбәте сыналадыр ул?

– Авырлыклар сынар өчен бирелә дә бит. Алар аша үтә алсаң, киләчәктә бәхет, тигез тормыш көтәргә мөмкин. Әмма бирелсәң, барысы да чәлпәрәмә килергә мөмкин. Сабыр итмәү сәбәпле, күп гаиләләр таркала. Электән үк: «Сабыр булырга кирәк», – диелгән. Динебез дә шушы фикердә.

Трампны «чәйнә», мәсәлән, «Ак барс»ның соңгы уены турында гапләш

 Өйдә сез нинди? Тоемлавым буенча, сез бик аз сүзледер.

– Әйе, күп сөйләшмим. Кечкенә чактан шундый сыйфатым бар: кайбер уйлануларым яки борчыган проблемаларым турында артык сөйләмим. Үз эчемнән генә уйланып йөрим. Шулай да яшь барган саен шундый фикергә килдем: хатының белән сөйләшү кирәк икән. Төрле темага. Булсын ул сәясәт яисә спорт. Без икебез дә бу өлкәләрдә белгеч түгел, ләкин икебезнең дә үз фикере бар. Трампны «чәйнә», мәсәлән, «Ак барс»ның соңгы уены турында гапләш. Үзара сөйләшү кирәк!

Хатыныгыз Зилә пешергән ашның тозы җитеп бетмәсә?..

– Беренчедән, хатын-кыз гаиләдә пешекче яисә өй җыештыручы гына түгел. Ир-атлар арасында хатын-кызларны бары тик җыештыручы буларак кына күрүчеләр бар. Мин шуны әйтә алам: әлбәттә, тәмле ашарга барыбыз да яратабыз, ләкин Зиләгә: «Тәмле булмаган», – дип бәхәс чыгарганым юк. Ул шеф-повар түгел бит, әмма шулай ук тәмсез пешерә дип тә әйтеп булмый. Каршы ала, көтеп тора, шуның өчен рәхмәт.

 Беренче булып гафу үтенә беләсезме?

– Әйе, әмма бу сыйфат яшьрәк вакытта миндә юк иде. Соңгы елларда гафу үтенә белергә кирәк икәнен аңладым. Дингә якынлашуым да бер сәбәп булды. Минемчә, үз гаебеңне тану – көчлелекнең бер сыйфаты.

Дингә якынлашуыгызга нәрсә сәбәп булды?

– Хәзер 15 еллап бардыр, намазын да укыйм. Әмма үземне дин белгече дип әйтмим, башкаларга да акыл өйрәтәсем килми. Булдыра алганча, күңелем тойганча, яшим. «Үзе җырлап йөри, үзе диндә», – димәсеннәр. Уразасын да башта берничә көн тота идем, хәзер менә айлап тотам. Дингә һәр кеше төрлечә килә. Беләсеңме, күп очракта Адәм баласы, башына кайгы төшкәч кенә, Аллаһның барлыгына инана, Аны исенә төшерә. Минем тәҗрибәмдә шулай булды... Иң якын кешем белән бәйле зур сынаудан соң дингә килдем. Башка суккач кына... Укучыларга шуны әйтәсем килә: кайгының килүен көтмичә, иртәрәк дингә якынлашырга кирәк. 

Кайгы ишек шакыгач, эчеп бирешүчеләр дә бар.

– Минем алдымда да ике юл бар иде: эчеп, югалырга яки, тыелып, Аллаһка якынрак булу. Аннан соң үзеңә шөгыль дә табарга кирәк. Кешенең эше, максатлары булганда, аның теләсә нәрсә уйларга вакыты калмый. Иҗат иттем, җырлар яздырдым. Үз-үзеңне кулга алырга кирәк. Эчеп, югалу бик җиңел ул...

Дуслык бар ул, әйеме?

– Ни дип кенә сөйләмәсеннәр, әмма дуслык бар. Әлбәттә, якын дуслар күп булмый, ләкин мөнәсәбәтләрнең яхшы булуы да дуслыктыр бит инде ул?! Эстрадада да, гади көнкүрештә дә артык начар мөнәсәбәттә булган кешеләрем юк. Мин һәр кеше белән дә яхшы мөгалләмәдә. Бәхәсләшеп, мөнәсәбәтләрне ачыклауның бер мәгънәсен күрмим. Дус-тату яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк