Минтимер Шәймиевның хатыны Сәкинә ханым вафат
Бүген үзенең 80 нче яшендә ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиевның тормыш иптәше Сәкинә Шәймиева вафат. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат секретаре Эдуард Хәйруллин хәбә...
Бүген үзенең 80 нче яшендә ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиевның тормыш иптәше Сәкинә Шәймиева вафат. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат секретаре Эдуард Хәйруллин хәбәр итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашуын белдерде.
Сәкинә Шәймиева 1939 елда туган.
2007 елда Сәкинә ханымның «Минтимер күләгәсендә» дигән китабы чыккан иде. 2016 елның апрелендә әлеге китапның тулыландырылган басмасы дөнья күрде. Ул укучыларда зур кызыксыну уятты. Бу китапта Сәкинә Шәймиева сәясәтче белән тормыш итү һәм Шәймиевның зур постны ничек калдыруы хакында фикер йөртә. Шулай ук автор бу китапта Шәймиев җитәкчелеге астында булган «Возрождение» фондының эшчәнлеге турында сөйләгән иде.
Автор: Фәнүзә Сираҗиева
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк