Модельле китапханәләр булдыру өчен Татарстанга 1 млн сум акча бирәчәкләр
«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанга модельле муниципаль китапханәләр булдыруга 1 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган карар хө...
«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанга модельле муниципаль китапханәләр булдыруга 1 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган карар хөкүмәт сайтында чыкты.
«Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру максатларында модельле муниципаль китапханәләр булдыруга бюджетара трансфертларны бүлүне расларга. Трансфертлар 2019 елда федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына бирелә», — диелә карарда.
Барлыгы 38 төбәккә 700 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Алар 110 китапханә төзүгә тотылачак: 30 үзәк район яки шәһәр китапханәсе һәм 80 муниципаль китапханә. Акча биналарны ремонтлауга, фондларны яңартуга, интернетка тоташкан заманча мәгълүмати үзәкләр булдыруга тотылачак. Моннан тыш, модельле китапханә мәйданчыкларында сәламәтлек мөмкинлеге чикле кеше өчен җиһазландырылган заманча киңлекләр булдырылачак.
- «Мәдәният» милли проекты «2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы Президент указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән. Аны гамәлгә ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк