Нурзәдәнең нинди бәйрәм?
Эстрада артистларының шәхси тормышлары белән һәрчак кызыксынып торганнар аларның нинди йорт хайваннары асравын да яхшы беләдер, мөгаен. Яшерен-батырын түгел, хәзер барысы да социаль челтәрләрдә. Шулай...
Эстрада артистларының шәхси тормышлары белән һәрчак кызыксынып торганнар аларның нинди йорт хайваннары асравын да яхшы беләдер, мөгаен. Яшерен-батырын түгел, хәзер барысы да социаль челтәрләрдә. Шулай Инстаграм сафларында йөри торгач, җырчы Нурзәдәнең аккаунтына юлыктык. Кичә җырчы үзе өчен зур бәйрәм – авылдагы мәчесенең туган көне икәнен хәбәр итте.
Бәлки, кайберәүләрегез, нинди бәйрәм инде бу, дияр? Менә Нурзәдә өчен бу гади генә мәче түгел шул, югыйсә 12 ел гомере эчендә инде гаилә әгъзасына әверелгән мәчегә шулкадәр хөрмәт белән котлау сүзләре язылмас иде.
«Бүген бит Мәркәзетдин абыйның Туган көне! Онытып та җибәрә язганмын. 12 яшь тулды. Кеше гомере белән исәпләгәндә 70 яшьләр тирәсе. Бабай инде.
Яратам да инде конечно үзен, сагынам. Ииии, минем кайтканны ишек төбендә генә көтеп ята иде, мине сагына иде, сөйләшә дә иде (татарча гына инде). Гомер буе Казанда яшәп, бер авыз русча сүз өйрәнмәде. Ачуы килгәндә мине сүгә иде (БИК каты мырлап, мөгаен, мәчеләрский сүгенү сүзләре белән. Так шту, бездә бүген бәйрәм. Утырам менә җырлап, «Син анда, мин монда, җитә алмас хәбәрләр. Тик шушы жыр Аша, җибәрәм сәламнәр», – дип. Тәмлүшкәләр алып куйдым үзенә. Концертны уздыргач, авылга кайтып колагын борасы булыр инде җайлап кына», – дип язып куйган җырчы инстаграмдагы фото астына.
Кемдә нинди йорт хайваннары бар, дуслар? Туган көннәрен ничек үткәрәсез?
Автор: А.Галимова
Фото:Инстаграм @nurzada28
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк