Продюсер җырчыны гаепли
“Линар Белый” проектының продюсеры Илнур Асаинов проектның солисты – “Линар Белый” булып чыгыш ясаган Линар Вәлиев белән хезмәттәшлек итмәячәк. Бу хакта продюссер “Татар-информ” журналистына белдерде....
“Линар Белый” проектының продюсеры Илнур Асаинов проектның солисты – “Линар Белый” булып чыгыш ясаган Линар Вәлиев белән хезмәттәшлек итмәячәк. Бу хакта продюссер “Татар-информ” журналистына белдерде. Ул җырчыны халыкны һәм үзен алдауда, әхлаксыз гамәлләрдә гаепли.
“Линар 9 июнь көнне юкка чыкты. Без эшләргә тиеш 10 концертта катнашмады. Шалтыратуларны кабул итмәде. Бүздәк районында исерек килеш концертлар биреп йөргән. Линарда җырларның “минуслары” юк. Димәк, ул, фонограммага җырлап, кешеләрне алдый”, - диде продюссер “Татар-информ”га.
Аның сүзләренчә, Линар хокуксыз рәвештә җырларны башкаруны дәвам итә. “Закон буенча җавап бирәчәк”, - дип яный Илнур.
Линар Вәлиев “Татар-информ” журналистына җавабында продюссерын гаепләде. “Ике ел дәвамында бушлай эшләдем. Илнурга болай эшлисе килмәвемне яхшылап әйтеп карадым, ул аңламады”, - диде җырчы. Ул үзенең исерек килеш халык алдына чыкмавын әйтте. "Бүздәктә бер сәгатьлек концерт куйдым. Эчмәдем, туганнарым шунда иде", - диде Линар.
Җырчы “Татар-информ” хәбәрчесенә продюсер белән килешүне таркату турында сөйләшүнең бөтенләй булмавын әйтте. “Мин бу хакта белмим. Килешүне үзе таркатты бугай ул. Нишләп җырларны миңа башкарырга ярамасын?!” – дип җавап кайтарды җырчы.
- “Линар Белый” проекты 2017 елны дөньяга килде. Аларның “Сандугачлы туган ягым”, “Яраттым”, “Бәгърем” дигән җырлары бар. Алар Уфа шәһәрендә эшли. Аның "Сандугачлы туган ягым" клибын 80 меңнән артык кеше караган.
- Фото: Линар Вәлиев архивыннан.
- татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк