Логотип
Хәбәрләр

Раяз шикелле талантларга сезнең киңәшләрегез кирәкми!

         Күптән түгел популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова үзенең Инстаграм язылучыларын Раяз Фасыйхов концертына чакырып, пост урнаштырды. «Раяз Фасыйховка барабызмы?!» – дип яза ул артистның фотосы а...

         Күптән түгел популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова үзенең Инстаграм язылучыларын Раяз Фасыйхов концертына чакырып, пост урнаштырды. «Раяз Фасыйховка барабызмы?!» – дип яза ул артистның фотосы астында. Билгеле, фото астында баручылар һәм бармаучылардан ике төркем барлыкка килде, берәүләре Раязга иҗади уңышлар теләсәләр, икенчеләре исә чын «йолдыз» булу өчен артистка «файдалы» киңәшләр дә бирә. Әлеге кешенең фикеренчә, Раязның төп аудиториясе – «Бальзаковский возраст» яшендәге ханымнар. Һәм чын «йолдыз» булыр өчен Раяз Фасыйховка шушы аудитория өчен эшләргә кирәк. Шулай ук Раязга 55 яшьләр тирәсендәге картаеп баручы берәр эстрада артисткасын сөйяркә итеп, зур шау-шу, пиар ясарга кирәк дип саный ул.

         Билгеле, болар барысы да шаярту. Социаль челтәрләрдә язылган комментарийларның һәрберсенә игътибар итеп барсалар, артистларның тормышы шактый катлаулыланыр иде. Андый очракта артистны яратучы тамашачылар һәрвакыт ярдәмгә килә. Тоссыз һәм урынсыз киңәшләр бирүчене: «Раяз шикелле талантларга сезнең киңәшләрегез кирәкми», – дип тиз арада урынына утырталар.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @rayazfasikhov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк