Ришат Төхвәтуллин: «Минем илһам чыганагым – тамашачылар!»
Һәрбер артисның үз илһам чыганагы бар. Берәүләрне әти-әнисе илһамландырса, икенчеләрне – балалар. Ә менә Ришат Төхвәтуллинга тамашачылар көч биреп тора икән. Ришатны бүгенге көндә яратмаган тамашачы...
Һәрбер артисның үз илһам чыганагы бар. Берәүләрне әти-әнисе илһамландырса, икенчеләрне – балалар. Ә менә Ришат Төхвәтуллинга тамашачылар көч биреп тора икән.
Ришатны бүгенге көндә яратмаган тамашачы юктыр ул. Аның моңлы тавышы теләсә кайсы йөрәкне эретергә сәләтле. Әле яңарак кына Ришат биюгә өйрәнде һәм бу сезонда ул тамашачасын җырлап кына түгел, ә биеп тә сөендерә.
Җырчыга карап тамашачасы таман, диләр. Ришат һәм аны яратып тыңлаучылар хакында да шулай ук әйтеп була. «Кайвакытта бар да туры килә: музыкантларның кәефе дә, биючеләрнең бию дәрте дә, минем илһамланып йөргән чак та! Тик барыбер, иң мөһим һәм сүнмәс илһам чыганагы ул – тамашачылар!», ди Ришат үзе.
Мондый җылы сүзләрдән соң ничек Ришатны яратмаска инде?!
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @rishat_thv
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк