Россиядә Камиләне ни көтә?
Камилә Вәлиева һәм Пекиндагы Олимпия уеннарының барлык призерлары дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Россия спорт министры Олег Матыцин белән фикер алышу булган. Спортчы нинди бүләк алачагы әлегә билгеле түгел. Вәлиеваны аэропортта Олимпия чемпионы буларак зурлап каршы алырга җыеналар. Кичә Камилә Вәлиева Пекинда узган Олимпия уеннарында дүртенче урынны алды. Фигуралы шуу остасы үз программасын хаталар белән башкарды. Россия спортчысы Анна Щербакова – алтын, Александра Трусова – көмеш, Камилә 4 нче урында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
16 май 2022 - 10:21
-
14 май 2022 - 10:27
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте