Сергей Лазарев: «Инде 100дән артык кеше гомере коткарылды»
Җанатарлар үз кумирларына бүләкләрне еш ясыйлар. Белүебезчә, популяр артист Сергей Лазарев шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтте һәм дөньяның төрле төбәкләрендәге тамашачыларыннан һәм якыннарыннан б...
Җанатарлар үз кумирларына бүләкләрне еш ясыйлар. Белүебезчә, популяр артист Сергей Лазарев шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтте һәм дөньяның төрле төбәкләрендәге тамашачыларыннан һәм якыннарыннан бүләкләр кабул итте.
Сергей Лазаревның фан-клубы җырчыны гаҗәпләндергән, алар кумирларына гадәти генә бүләк ясамаганнар, йөрәк авыруы булган Катя Тарасова һәм Саша Кулаевага операция ясау өчен 350 мең сум акча җыйганнар. Катяның операциясе уңышлы үткән, ә Сашаныкы якын арада көтелә, дип яза җырчы. Шулай ук артист үзенең тамашачыларына чиксез рәхмәтен җиткерә.
– «Минем җанатарларым иң шәп. Олы йөрәкле булуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Шулай ук аерым рәхмәт сүзләремне миңа туган көн бүләге урынына «Линия Жизни» фондына акча күчергән дусларыма җиткерәм. Уртак тырышлык белән шактый зур күләмдә акча җыелды, тиздән әлеге фонд балаларына шул хисаптан операцияләр ясалачак.
Минем инде ничә ел җанатарларым белән килешүем бар: алар миңа чәчәкләр һәм бүләкләр бирер урынга теләгән кадәр акчаны хәйрия фондларына күчерәләр. Шушы берничә ел эчендә инде 100дән артык кеше гомере коткарылды! – дип яза Сергей.
Автор: А.Габдуллина
Фото: Инстаграм @lazarevsergey
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк