Логотип
Хәбәрләр

Шөкер итик!

Хет миллионнар түләп Гарвард университетында укыт... Баланың башында булса, ул күршедәге мәктәптән дә ныклы белем алып чыга, минемчә.

Бүген укучыбызны А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Руслан Ибраһимов белән таныштырабыз. Театр тамашачысына ул Р. Батулланың «Ана каргышы» спектаклендә Саклан, З.Мингазованың «Бүген минем туган көнем» драмасында Надыйр, Х.Ибрагимов һәм Р.Сәгъдинең «Кияү абый» комедия-водевилендә Мөнир, Ж.Б. Мольерның «Саран» спектаклендә Клеант, А. Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» драмасында Тегермәнче, И. Зайниевнең «Туйга ничә көн кала...» музыкаль комедиясендә Рәдиф, Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр» комедиясендә Сәйфулла һәм башка төрле характердагы рольләре белән таныш. Агыйдел ярлары буенда урнашкан гүзәл табигатьле Актаныш районының Мәсәде авылында туып үскән Русланның зур сәхнәгә юлы 9 нчы сыйныфны тәмамлагач башлана. Редакциябезнең кунагы Руслан Ибраһимов белән театр, иҗат һәм гаилә мөнәсәбәтләре турында әңгәмә кордык.

– Руслан, театр дөньясына иҗади сәяхәтең ничек башланды?

– 9 нчы сыйныфта укыганда сыйныф җитәкчебез миңа Казанда театраль училищега студентлар җыелуы хакында әйтте. Мин инде бу тәкъдимгә чын күңелдән сөендем, тик әти-әнинең мине калага җибәрәсе килмәде. Бәләкәй генә авыл егете, беркемне белмим. Шулай итеп аттестатны кулга тотып, 9 ны бетергәч әти белән икәү Казанга кузгалдык. Имтиханнарны уңышлы гына биргәннән соң театраль тормыш башланды. Театр сәнгатенең серләренә безне Инсаф Абдулла, Әмир Камалиев, Ренат Әюпов, Ришат Хаҗиәхмәтовлар төшендерде. Курсташларымның икесе Г. Камал театрында (Ирек Кашапов, Эмиль Талипов), ике кызыбыз Энҗе Яруллина һәм Гүзәл Нәҗипова Г. Кариев исемендәге яшьләр театры актрисалары һәм мин – А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты.

– Руслан, бүгенге вәзгыять кысаларында Чаллы халкының кәефләре ничегрәк? Пандемиядән дә чыгып җитмәдек бит әле...

– Безнең яңа бинага күчкәнче театрыбызның сәхнәсе бәләкәй иде, техник мөмкинлекләре дә чикләнгән иде. Яңа бинага килеп кергәч, без шаккаттык. Аның матурлыгы, андагы атмосфера ук үзенә җәлеп итеп тора... Кайбер кешеләр хәтта спектакль карамасалар да театрга фотога төшәргә килә. Ә инде пандемия вакытында, күпмедер чикләүләр аркасында, безнең тамашачылар саны кимеде, билгеле. Шуңа да карамастан, даими тамашачыбыз театрга йөрде һәм йөри. Алар монда рухи азык алырга һәм ял итәргә киләләр. Хәзер инде залларны 100% тутырырга рөхсәт ителгәч, халык зал тутырып килә башлады. Нинди генә авыр заманнар булмасын, тамашачы күңеленә театр һәрвакыт тансык. Иң мөһиме дөньяларыбыз тыныч булсын! Халык театрга йөри, Аллага шөкер.

– 2006 елда театраль училищены тәмамлагач Чаллыга күченеп киткәнсең. Ә Казанда төпләнеп калырга теләгең булмадымы?

– Укыган вакытта безнең курсны яшьләр театрына дип җыйдылар. Калган да булыр идем бәлки, тик төп мәсьәлә булып яшәү урыны да тора бит әле. Яшәү урыны юк иде. Шуңа күрә дә кайбер артистлар-курсташлар бөтенләй театрдан китәргә мәҗбүр булдылар. Мин үзем һәрвакыт каникуллар вакытында районга кайтып төрле бәйрәм чараларында катнаша идем. Яшьләр белән КВН оештырып, район сәхнәләрен гөрләттек. 2005 елда театраль училищены тәмамлагач, мине районга балалар укытырга сәнгать мәктәбенә чакырдылар. Бер елга якында балалар белән эшләгәннән соң, үземә сәхнә кирәклеген аңладым, укыту юнәлеше миңа якын булмаган, күрәсең. Кайда гына эшләсәм дә, сәхнә белән янып яшәдем. Шунысы кызык, Чаллыга мин театрга эшкә урнашам дип бармаган идем. Туганнарда кунакта вакытта Чаллы татар дәүләт театрының буклетын күреп алдым да, артистлар кирәк түгелме икән дип шалтыратып карарга булдым. Вахтада телефон янына Чаллы театрының элекке баш режиссёры Фаил Мирза улы Ибраһимовны чакырдылар, ул миңа килергә кушты. Шулай итеп, 2006 елның сентябреннән алып мин Чаллы театры артисты.

– Димәк, син 14 ел Фаил Ибраһимов җитәкчелегендә хезмәт иткәнсең. Ул киткәч театрның тормышы никадәр дәрәҗәдә үзгәрде? Режиссёрның алышынуы артистлар тормышында чагылдымы?

– Һәрбер режиссёр үзенә күрә үзенчәлекле. Фаил абый белән дә күп еллар аңлашып эшләдек. Берсен дә аерып әйтәсе килми. Һәрберсе үзенчә якын. Һәрберсенең әйткән сүзләренә колак салып, биргән рольләрен тулыландырырга тырышабыз. Менә хәзер Олег Кинҗәгулов килде, тагын рольләр бирде. Бүгенге көндә Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» әсәре буенча репетицияләр бара.

– Руслан, син әле өстәмә режиссёрлык белгечлегенә дә укыгансың икән.

– Әйе, Чаллы театрына эшкә урнашканда алга таба югары белем кирәк булачак диделәр. Шуңа мин ике дә уйламыйча читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында «Театральләштерелгән чаралар һәм бәйрәмнәр режиссурасы» белгечлеге буенча укыдым.

– Үзеңнең дә берәр спектакль куеп карыйсың килмиме?

– Хәзер инде артистлар да спектакль куя башлады. Минем фикер шундый, спектакль куяр өчен режиссёр бар. Һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Әйе, кемдер үзен сынап карый. Мин үзем андый эшкә тотынмас идем.

– Күпчелек артистлар, театрдан тыш туй мәҗлесләре, бәйрәмнәр дә алып баралар. Белүемчә, син дә шулар рәтендә? 

– Әйе, мин мәҗлесләр алып барам. Өйдә тик ятмас өчен һәм спектакльләр булмаганда бераз өстәмә керем булсын өчен башланып киткән эшчәнлек ул. Театрда төп эшем булса, мәҗлесләр алып бару – хобби. Акча да кирәк бит.

– Иң баналь һәм еш бирелә торган сорауны бирим әле: иң истә калган һәм кадерле ролең нинди?

– Театрдагы тәүге эшем Ф. Әмирхан һәм Г. Исхакый әсәрләренә нигезләнеп язылган Р. Сабыр инсценировкасы буенча куелган «Хәят» спектаклендә Гали Арсланов роле. Ул беренче сәхнә образы буларак күңелдә якты истәлек калдырды. Ә инде иң күңелемә ятып калган ролем Р. Сабырның «Абага алмасы ачы була» пьесасы буенча куелган спектакльдә Комарик образы. Рольләрне дә яхшы һәм начар рольләргә бүлеп карамыйм, барысын да уйнадык, Аллаһка шөкер. Спектакльдә Комарик образы детдомда үскән, әнисенең Камәр исемле икәнен генә белгән егетнең катлаулы язмышын чагылдыра. Аның үз исеме дә булмый, шуңа күрә балалар йортында «Комарик» дигән кушамат тагалар. Үзе тыштан көчле булып кыланса да, геройның эчке трагедиясе, күңел сагышы бар. Шул ягы белән аеруча күңелгә якын ул образ.

– Сез, артистлар, бик иҗади һәм хыялый халык бит. Күңел төшенкелегенә бирелгән вакытларыгыз да була торгандыр. Андый вакытларда сиңа нәрсә ярдәм итә?

– Бер-ике ай рольсез дә утырырга туры килгән вакытлар була. Мисал өчен, башкалар көн дә репетициягә йөри, ә синең яңа спектакльдә ролең юк. Шундый вакытларда төшенкелеккә бирелеп аласың, үзеңне кая куярга белмисең... Хәтта башка «Мин бу театра кирәкме икән?» дигән уйлар да килеп китә. Өйдә тормыш иптәшем кәефсез булуымны шунда ук сизеп ала, ул һәрвакыт ягымлы сүзләре һәм шаярулары белән борчулы уйларымны тарата белә. Ә инде рольләргә килгәндә, яңа рольләр биреп торалар, зарланырлык түгел. Булганына шөкер итик, булачагына өмет итик! Үземне шулай юатам.

– Руслан, инде гаиләң белән дә танышыйк.

– Хатыным Алсу белән ике малай тәрбиялибез. Олы улыбыз Ринат 2 нче сыйныфта укый, төпчек улым Ранельгә 3 яшь, ул балалар бакчасына йөри. Быел безнең гаилә коруыбызга ун ел булды. Алсу белән «Tatarlove» сайтында таныштык. Фотосын күрдем дә, никтер йөзе таныш кебек тоелды, язып карарга булдым. «Сәлам» дип хат язып җибәрдем. Ул җавап бирми. Күпмедер вакыттан соң тагын кыска гына «Сәлам, ничек хәлләр?» дип яздым. Интернетта утырганын күрәм бит инде, шуңа өсте-өстенә язам да язам. Ниһаять җавабы килде! Шулай аралашып киттек тә, бер атнадан соң күрешергә тәкъдим иттем. Шул күрешүдән соң, бүтән аерылышмадык инде. 2 елга якын очрашып йөрдек тә 2012 елда туебыз булды.

Менә бит, ул танышу сайтларында юньле кеше очратып булуына һич ышанмый идем.

– Әйе, минем якын дустым да минем үрнәк буенча тормыш иптәше белән шунда танышты.

– Балаларыгыз белән татарча сөйләшәсезме? Бүгенге көндә яшьләргә татар теле кирәкме соң ул?

– Татар кешесенә татар теле һәрвакыт кирәк. Балалар белән өйдә татарча сөйләшәбез. Ләкин, нинди генә балалар бакчасына йөрсәләр дә балалар үзара барыбер русча аралаша. Өйдә инде «мама-папа» дигән әйбер юк. Татарча сөйләшә алмаса да, бала үз телен аңласын, татарча әйткән сүзгә татарча җавап кайтарсын.

– Гаиләдә туган телен ишетеп үскән бала татар телен онытмый.

– Әйе, барысы да ата-анадан тора. Интернет та зур йогынты ясый. Балаларыбызга телефонны ял көннәрендә генә бирергә тырышабыз.

– Хәзер шундый мода китте. Өй янында гына мәктәпләр һәм балалар бакчасы булган килеш, ата-аналар балаларын иң яхшы уку йортына бирәм дип, шәһәрнең теләсә-нинди ерак почмагына да йөртергә риза. Моңа ничек карыйсың?

– Хет миллионнар түләп Гарвард университетында укыт... Баланың башында булса, ул күршедәге мәктәптән дә ныклы белем алып чыга, минемчә.

– Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Руслан, матур эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә. Гаилә имилеге һәм иҗади уңышлар телим сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк