Логотип
Хәбәрләр

Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил һәм томан хакында кисәтә

Иртәгә, 22 октябрьдә, Татарстан территориясендә көчле җил һәм томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Әйтик, төнлә һә...

Иртәгә, 22 октябрьдә, Татарстан территориясендә көчле җил һәм томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әйтик, төнлә һәм иртән республикада көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгән вакытта урыны белән секундына – 15-20, республикада 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак.

«Төнлә һава температурасы +5..+10, көндез +7..+12 градус тәшкил итәчәк», диелә ведомство хәбәрендә.

Моннан тыш, төнлә томан төшүе көтелә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк