Логотип
Хәбәрләр

Табышлар һәм ачышлар: Апанаевлар каберлеге турында

Язучы һәм мөхәррир Зиннур Хөсниярның туган авылы Бикнарат зыяратында Татар дөньясының атаклы шәхесләре, олуг меценантлар Апанаевларның каберләре барлыгы ачыкланды. Шул хакта күренекле язучы һәм нәширнең язмасын тәкъдим итәбез.

 
    Безнең Бикнарат кешеләре үзләренең атаклы Апанаевлар белән “авылдашлар” икәнлеген күптән белә иде инде. Мин дә авыл кырыеннан аккан Ашыт елгасы буенда Апанаевларның шәһәр чите йортлары булганлыгын һәм аларның төгәл урынын белә идем. Ашытның атаклы Илләт елгасына кушылган урыныннан ерак түгел урында шулай ук Хәсән дигән байның (Хәсәнбай) су тегермәне булганлыгы да мәгълүм иде. Ләкин бу моңарчы телдән телгә күчеп йөргән риваять кебек кенә кабул ителә иде.
    Дөрес, мин бу хакта, тагын да төгәлрәге, әлеге биләмәләргә һәм андагы “особняк”ка 19 гасыр башы, 20 гасыр ахырында Апанаевларның Бәдретдин атлысы хуҗа булып торганлыгын беренче тапкыр 80 нче елларда Мөхәммәт Мәһдиевтән ишеткән идем инде... Ул моңа архив документларында юлыкканлыгын шәхсән үземә сөйләде һәм “Казан утлары” журналына язып та чыкты.
    Ә менә шундагы тегермән хуҗасы Хәсәнбайның кем икәнлеге әлегә кадәр билгеле түгел иде. Авыл зыяратында борынгы каберләрне барлап йөргәндә, мин Хәсән бай нәселенең кабер ташына юлыктым. Әлеге затлы таш хакында авылдашым, бүгенге көндә авылыбызның иң өлкән кешесе Зарипов Әнвәрбик абыйдан да сорадым. Ул: ”Байлар ташы булырга тиеш, әти шулай дип сөйли торган иде”, – диде. Мин,  ул ташларны фотога төшереп, эпиграфист, Татарстан Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты  фәнни хезмәткәре Венер Усмановка күрсәттем. Ул, гарәп язуларын укып, аларның (ике таш турында сүз бара) Апанаевларныкы булуын раслады. Берсе Габдрахман Мөхәммәтҗан улы Апанаевка  1867 нче елда куелган, 1898 нче елгы таш Апанаева Мәрьям Хәсән кызы кабере өстендә. 
    Менә кем икән ул Хәсәнбай?!! Ул тарихта яхшы мәгълүм Хәсән Апанаев булып чыкты! Бу минем ис-акылымны китергән беренче ачышым булды! Әле ачышларның тагын икенчесе дә бар, анысы Габелкәрим һәм аның малае Бәдретдин Апанаевларга нисбәтле. 
    Күренекле тарихчыларыбыз Радик Салихов, Лилия Габдерафикова, Лилия Яруллиналар алар хакында күп яздылар, мин Апанаевлар нәселе белән шул язмалар аша таныш.
Хәсән Муса улы хәйрия эшләре өчен ике алтын медаль белән бүләкләнгән. 1830 елда Казанда ваба белән авыручылар өчен хастаханә төзелешенә шактый зур сумма акча биргән. Вабадан үлгәннәрнең гаиләләренә ярдәм иткән [Татар энциклопедиясе, 1 т., б. 164]. Аның нәсел дәвамчылары күп еллар үткәч тә шәһәрнең сәүдә элитасында исәпләнгән һәм җәмгыятьтә югары урыннар биләгән. Мәсәлән, Х.М. Апанаевның оныклары Исмәгыйль, Закир, Исхак Мөхәммәтша уллары 1905 елның 7 ноябрендә күптөрле товарлар җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче, ышанычка нигезләнгән «Апанаевлар һәм Казаковлар сәүдә-сәнәгать ширкәте»н оештырганнар. 1908 елның 1 мартында Исмәгыйль Мөхәммәтша улы үзенең абзасы Ибраһим Исхак улы белән «Ибраһим һәм Исмәгыйль Апанаевлар һәм К» Сәүдә Йортын оештырганнар һәм Пләтәндә арендага алынган сабын «заводы»нда сабын кайнату белән шөгыльләнгәннәр. Ширкәтнең устав капиталы 10000 сум тәшкил иткән. И.М. Апанаев XX гасыр башында күп тапкырлар «Мәрҗани» мәчете попечителе итеп сайланган. Үзе шул мәхәлләдәге ике катлы кирпеч йортта (хәзерге Мәрҗани урамы, 20 нче йорт) яшәгән [Золотые страницы купечества..., т. 1, б. 129]. 3) Мөхәммәт Муса улы Апанаев (1804–1877) – икенче гильдия сәүдәгәр. Чимал һәм күн әйберләр белән сәүдә иткән. Захарьев урамындагы (хәзерге К. Насыйри урамы, 37 нче йорт) әтисеннән калган аерым йортта яшәгән.
    Ашыт буендагы йортларның соңгы хуҗасы Бәдретдин Апанаев шулай ук татар дөньясында билгеле шәхес. Мөхәммәтбәдретдин Апанаев (Мөхәммәтбәдретдин Габделкәрим улы Апанаев, 3 октябрь 1867, — 1930-еллар, Төркия) — 1 нче гилдия сәүдәгәре; Казанның нәселдән күчмә шәрәфле ватандашы, сабын заводы, 1 нче рәзрәтле кибет (Казан) һәм комиссион кантур (Мәскәү) хуҗасы. 1898-1917 елларда Казан шәһәр думасы гласные. Казан мөселман хәйрия җәмгыяте идарәсе рәисе (1910-1917). 1923 елдан Төркиядә мөһаҗирлектә.
Менә кем булган ул миңа теге чакта Мөхәммәт Мәһдиев сөйләгән Бәдретдин! 
    Хәзер әлеге табышлардан соң туган икенче ачыш хакында. Бәдртедин Апанаев, үзенең җәйге йорты – “коттедж”ына кайткан чакта юлы Садри Максудиның туган авылы Ташсу аша уза торган була. Безнең якларга Казаннан элек атлар белән туры юлдан йөргәннәр, ул чактагы үлчәм белән нибары 25 верст ара булган ул. Бәдретдиннең әтисе Габделкәрим бай Садриның бабасы Гайнетдин һәм әтисе Низаметдин белән яхшы таныш була, чөнки Низаметдин байларга ярминкәләр вакытында хисапчы буларак ярдәм итә торган була һәм шуның өчен аңа хезмәт хакы түлиләр.  Шул рәвешле алар, Бикнаратка кайтканда-киткәндә, чәй янында күрешеп, гәпләшеп утыра торган булалар. 
    1923 нче елда большевикларны кабул итә алмаган Бәдретдин Төркиягә китә һәм анда сәүдә эшләрен башлап җибәрә. Садри Максуди исә шулай ук гомеренең 34 елын Төркиядә уздыра. Алар, элеккееге яхшы танышлар, әлбәттә, Төркиядә дә күрешеп-аралашып яшиләр. Бу хакта мин әле тагын да төгәлрәк Садри Максудиның оныклары Гөлүн һәм Гөлнур ханымнардан ачыкларга уйлыйм. Алар икесе дә Истанбулда дәрәҗәле шәхесләр, икесе дә профессор дәрәҗәсенә ирешкән. Аралашып торабыз.     
    Бу җәйдә менә шундый табышларга тап булдым һәм шуның артыннан яңа ачышлар килде. Мин әле һаман бу тәэсирләрдән аңыма килә алмый йөрим дисәм дә хак булыр.
Инде хәзер кыскача кабер “хуҗалары” хакында. «Шәрык клубы»ның өч катлы яңа бинасы композитор Вәли Апанаевның якын туганы Мәрьямбану Апанаева җирендә төзелә (хәзерге Татарстан урамы, 8 нче йорт). «Шәрык клубы»нда үзешчән спектакльләр куела, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә, лекцияләр укыла. Ире Тукай замандашы Исхак Килдешев булган. Ташны кабергә шул куя. 
    Мәрьямнең атасы Мөхәммәт Апанаев (Мөхәммәт Муса улы Апанаев, 1804, — 1877, ) — нәселдән күчмә шәрәфле ватандаш, сабын заводы хуҗасы. 1838-1841 елларда шәһәрнең Татар рәтүше башлыгы. Мәрьямнең якын туганы Вәли Апанаев та  безгә яхшы билгеле дидек. (Мөхәммәтвәли Мөхәммәтзакир улы Апанаев, 30 август 1889[1], Казан, Россия империясе — 1922, Казан, Татарстан АССР, РСФСР) — эскрипкәче. 1907 елда Шәрекъ клубы каршында халык музыка уен кораллары ансамблен һәм драма түгәрәген оештыручы. Ансамбльдә һәм солист буларак татар, рус, Европа композиторларының әсәрләреннән төзелгән концерт программалары белән чыгышлар ясый. Моннан тыш, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә (тәхәллүсләре — Вәли Фәраби, Вәли Апанай).  Вәли әфәнде шулай ук сәхнәдә кую өчен музыкаль пьесалар иҗат итә. Тукай белән якыннан таныш була. Казан ханлыгы чорына караган “Сөембикә” музыкаль пьесасының авторы буларак та билгеле.
    Быел авыл халкы хисабына һәм катнашында зыярат иске һәм корыган агачлардан арындырылды. Моңарчы агач арасында калган ташларны хәзер барларга, укырга мөмкин. Венер Усманов белән ошбу эшне дәвам итәргә исәпләп торабыз. Бәлки, Апанаевлар нәселенә караган яңа ташларга да юлыгырбыз. 
    Балачак риваятьләре шул рәвешле еллар узгач хакыйкатькә әйләнде. Өстәвенә мин архивлардан бу төбәккә караган яңа материаллар да таптым. Әйтәсе килгән төп фикерем тагын шул: татар тарихын чиркәү һәм монастырьлардан да эзләргә кирәк икән! Алар анда яхшы сакланган һәм төгәл даталар белән күрсәтелгән. Шундый юл белән мин үземнең яңа иҗат ителгән “Әллүки” романына да кызыклы тарихи материаллар табуга ирешкән идем. Әлеге әсәр быел көз айларында “Казан утлары” журналында дөнья күрәчәк, сүзләремнең хаклыгы шул романда дәлилләнә.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк