«Татар кызы-2018» бәйгесенең җиңүчесе билгеле

«Татар кызы – 2018» халыкара конкурсының абсолют җиңүчесе билгеле. Бу минутларда Казанда тәүге тапкыр узган «Татар кызы» бәйгесе тәмамланды.
«Шушындый кызлар булганда, милләт мәңгелек, үлемсез. Бу кызлар – күбебез өчен үрнәк. Алар булганда, милли киемнәр дә, гореф-гадәтләр дә яшәр, буыннан-буынга тапшырылыр. Мин аларның һәрберсенә гран-при бирер идем», – диде Татарстан премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.
Васил Шәйхразиев җиңүче исеме язылган конвертны ачты. Быелгы «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе – Удмуртия республикасы вәкиле Диләрә Гыйльметдинова. Ул бер ел буе «Татар кызы» титулын йөртәчәк. Аңа Златоуст осталарының Казан башлыгына охшатып ясалган таҗы һәм «Лада Гранта» машинасы бирелде.
«Әти-әниемә, әби-бабаема, бәйгегә әзерләүчеләргә рәхмәт. Татар телебезне яратып яшик, бергә булыйк», – диде 2018 елның «Татар кызы».
Фото: Рами Гали
Чыганак: татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
10 апрель 2021 - 20:38
-
10 апрель 2021 - 18:59
-
8 апрель 2021 - 18:17
-
8 апрель 2021 - 16:48
-
8 апрель 2021 - 15:03
-
8 апрель 2021 - 14:23
-
7 апрель 2021 - 16:57
-
7 апрель 2021 - 10:04
-
Останови огонь