Татарстан Казан кинофестивале фильмнарын республикада ел дәвамында күрсәтә алачак
Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы фильмнарын ел дәвамында Татарстанда күрсәтә алачак. Быел фестиваль дирекциясе бу фильмнарны күрсәтү хокукын алган. Бу хакта «Татар-информ»да үткәрел...
Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы фильмнарын ел дәвамында Татарстанда күрсәтә алачак. Быел фестиваль дирекциясе бу фильмнарны күрсәтү хокукын алган. Бу хакта «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова әйтте.
Алдагы елларда кинофестивальнең кайбер фильмнарын соңыннан күрсәтеп булмауны оештыручылар хокуклары булмауга сылтап аңалаталар иде.
Татарстанда 3 декабрьдән «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» старт ала. Бу Казан кинофестиваленең иң яхшы фильмнарын күрсәтүче традицион проект.
Фильмнар 3 – 9 декабрь көннәрендә Казанның «Мир» кинотеатрында һәм республиканың бөтен муниципаль кинотеатрларында күрсәтеләчәк.
Проект кысаларында Татарстанның «Нигез йорт», «Гөлнәзек – диюләр җиңүчесе», Һиндстаннан «Любовь и Шукла», Мисырдан «Ксерокопия», Бангладештан «Халдаа», Төркиядән «Халеф», Ираннан «Гольнеза» фильмнары күрсәтелә.
«Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» 9 декабрьдә «Мир» кинотеатрында Казахстан, Франция фильмы булган «Ласковое безразличие мира» фильмы белән төгәлләнә. Әлеге фильм кинофестивальнең грани-приын алды.
Фото: Солтан Исхаков
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк