Татьяна Москалькова хатын-кызларның декрет ялын эш стажына кертергә тәкъдим итә
Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова эш стажын декрет ялына кертергә тәкъдим итә. Әлеге чаралар хатын-кызлар һәм ир-атларның хезмәт өлкәсендәге мөмкинлекләре...
Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова эш стажын декрет ялына кертергә тәкъдим итә. Әлеге чаралар хатын-кызлар һәм ир-атларның хезмәт өлкәсендәге мөмкинлекләрен тигезләргә сәләтле. Бу хакта «Парламентская газета» яза.
Омбудсмен искәрткәнчә, хәзерге вакытта шундый тенденция күзәтелә: гаиләдә ир-атның да, хатын-кызның да мәшгульлекләре тигез. Әмма хатын-кызларның (алар йорттагы эшләргә һәм балаларны тәрбияләүгә өч тапкыр күбрәк вакыт сарыф итә) үз карьерасы белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләре азрак. Хәер, соңгы елларда гүзәл затлар Россиядә саллы сәяси һәм икътисади көчкә әверелде.
Ир-атлар һәм хатын-кызларның мөмкинлекләрен тигезләү өчен, Москалькова яңа норма булдырырга – балалар тәрбияләүгә сарыф ителгән вакытны хатын-кызларның эш стажына кертергә тәкъдим итте.
«Россиядә мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган 20-49 яшьлек хатын-кызларның мәшгульлек дәрәҗәсе барлык эшләүчеләрнең 65,8 процентын тәшкил итә», – дип искәртте ул һәм әлеге тәкъдимне халыкның бу категориясе өчен «чын мәгънәсендә котылу юлы» дип атады.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк