Тел шомарткычлар
Миндә ничә «Б»? Бал кортлары бертуктаусыз Бер – бер артлы очалар. Болытлардан, басулардан Бал ташыйлар ич алар. Саныйсыңмы, санап бар, “Р” ничә тапкыр чыгар? Җәен тургай сайраса, Кышын чыпчык...
Миндә ничә «Б»?
Бал кортлары бертуктаусыз
Бер – бер артлы очалар.
Болытлардан, басулардан
Бал ташыйлар ич алар.
Саныйсыңмы, санап бар,
“Р” ничә тапкыр чыгар?
Җәен тургай сайраса,
Кышын чыпчык чыркылдар.
Миндә ничә «Ш»?
Аш биргәнгә таш бирмиләр,
Аш биргәнгә аш кирәк.
Таш биргәнгә дә таш түгел,
Һаман да шул аш кирәк.
Миндә ничә «Р»?
Зәңгәр күктә ак болытлар
Агалар да агалар.
Алар кайларга баралар,
Беләсезме, балалар?
Зәңгәр күкнең зәңгәрлеге
Күчкәндер күзләреңә.
Ничә “К” һәм ничә”З” бар
Әйтелгән сүзләремдә?
Ничә «Ж» бар?
Жираф белән
Бер аждаһа
Күргән идем.
Яннарыннан
Выжлап узып
Йөргән идем.
Курыкмадым,
Йөрәгем дә
Жу итмәде.
Мүлтине күп
Карыйм бит мин:
Һуш китмәде.
Ничә «Ч»?
Җәй көнендә кичкә таба
Чалгы белән печән чаптым.
Печән чабам дигән булып,
Чиләк чиләк җиләк җыеп,
Чәчәкләргә чумып яттым.
Бер ач мәче тычкан аулый,
Ә тычкан аны алдый.
Ул тычканның качалмасын
Мәче барыбер аңлый.
Калкавычым суга чумды,
Селәүчәнне чуртан чиртте.
Минем кебек балыкчыны
Яр читендә алдап йөртте.
Ничә «З»?
Тузганаклар җилдә туза.
Тузса тузарлар инде.
САбый чаклар узып бара,
Узса узарлар инде.
Ничә «Л»?
Миләш, балан ачы була
Кызарып пешсәләр дә.
Черек алмалар ашалмый
Өзелеп төшсәләр дә.
«С» авазын әйтергә өйрәнү
Сары сандугач баласы
Кунып сайрый талларга.
Сагынганнар сабыйларны
Сулардагы саллар да.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк