Логотип
Хәбәрләр

«Телемания» фестивалендә актер Камил Тукаевның улы режиссер эше номинациясендә җиңгән

Тукай фамилиясен йөрткән яшь телевидение режиссеры Клим Тукаев – Россиянең атказанган артисты Камил Тукаевның улы «Телемания» телевизион программалар һәм фильмнар фестиваленең “Иң яхшы режиссер эше” н...

Тукай фамилиясен йөрткән яшь телевидение режиссеры Клим Тукаев – Россиянең атказанган артисты Камил Тукаевның улы «Телемания» телевизион программалар һәм фильмнар фестиваленең “Иң яхшы режиссер эше” номинациясендә җиңү яулады. Бу хакта социаль челтәрдәге битендә аның әтисе хәбәр итә.

Камил Тукаев 1971 елда Красноярскида туган. Воронеж Камера театры артисты. Камил Тукаев татар белен белмәвенә уңайсызлана, Татарстанда танылу тел белән бәйле дип саный. Әмма театр белгече Нияз Игъламов әйтүенчә, Камил инде тамырларына кайта башлаган, Татарстаннан татар тарихы буенча китаплар сатып алган.

«Телемания» телевизион программалар һәм фильмнар фестивале нәтиҗәләрен кичә Бөтендөнья телевидение көнендә ясады. Конкурс 2004 елдан бирле үткәрелә.

Быел конкурста 541 аудиовизуаль эш катнашкан. Җиңүчеләр иң яхшы сюжет, иң яхшы репортаж, иң яхшы сценарий, иң яхшы очерк/документаль фильм, иң яхшы реклама ролигы, иң яхшы музыкаль видео (клип), иң яхшы телевизион программа, иң яхшы режиссёр, иң яхшы журналист/репортер эше һәм башка номинацияләрдә билгеләнгән. 

Чыганак: татар-информ
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк