Логотип
Хәбәрләр

"Тямаевның концертына барганым юк..."

Шул көннән алып кыз балаларга, хатын-кызларга кул күтәргәнем юк. Бөтен гомеремә онытмаслык дәрес булды бу очрак.

Булат Бәйрамов эстрадабыздагы күпкырлы артистларның берсе. Эш кешесе ул. Буш вакыты күп булмаса да, «Сәхнә»гә «кунакка кереп чыгарга» вакыт тапты.

 

Булат, сине иң оялткан адымың кайсы иде?

– Ничәнче сыйныф булгандыр, хәтерләмим. Алтынчымы, җиденчеме?! Физик культура дәресендә ызгышып, эләгешеп алгач, сыйныфташ кызга баскетбол тубы белән аткан идем. Туп аның эченә тиде дә, бу кыз егылды. Әлеге «батырлыгым» өчен бик оят булган иде шунда. Кызарып чыктым, җир тишегенә кереп китәрдәй булган идем. Шул көннән алып кыз балаларга, хатын-кызларга кул күтәргәнем юк. Бөтен гомеремә онытмаслык дәрес булды бу очрак.

Яшьрәк чакта, әле иҗат юлының башында синдә оялу хисе бар идеме?

– Булды инде, һәм аны бары тик эшләп, шомарып кына җиңеп була, дип саныйм. Оялам дип, сәхнәгә чыкмасаң, ул оялу хисең бетмәячәк.

Син профессионал буларак сәхнәгә чыкканда яхшы багажлы булгансыңдыр?

– Арча педагогика көллияте (хәзер училище – авт.) бик зур мәктәп бирде бу мәсьәләдә. Безне музыка укытучысы белән бер рәттән оештыручы булырга да өйрәтәләр иде. Укыганда КВНда уйный идем. Төрле концертлар, чаралар оештыра идек. Аннан соң ул үзеңнән тора бит. Мин гел актив булдым. Эшли-эшли, шомардым, тәҗрибәсе дә тупланды. Оркестр белән дә, хор белән дә чыгыш ясый идек. Нәкъ менә Арчада укуыма шатмын. Әлеге уку йорты шәхес буларак формалашуымда зур роль уйнады.

Концерт барышында төрле көтелмәгән хәлләр була. Берәр шундый хәлне искә төшерә аласыңмы?

– Берсендә кайсыдыр районда бер яшь кенә малай сәхнәгә менде. Сабан туе бәйрәме бара иде. Без Ләйсән белән бу егетнең фотога төшәсе килә дип уйладык. Ә ул әнисен югалткан икән. «Әни», – дип елап җибәрде. Әнисенең кем булуын сораштырып, таптык без бу малайның әнисен. Кызык та, кызганыч та… Ә болай көтелмәгән хәлләр булгалый. Мәсәлән, техник сәбәпләр аркасында микрофон эшләмәскә мөмкин. Бу очракта иң мөһиме – югалып калмаска. Башта каушата инде ул. Әмма шушы ситуациягә бер эләгеп, аны ерып чыга алсаң, икенче очракта, уен-көлке белән бәйләп, концертыңны дәвам иткәнеңне сизми дә калачаксың.

Алып баручылар арасындагы конкуренция сиңа кагыламы?

– Конкуренция – нормаль күренеш ул. Ул хәтта кирәк тә. Конкуренция булмаса, кеше үсүдән туктый. Бу безнең иҗат өлкәсенә генә кагылмый, бар өлкәдә дә шулай. Кеше уңай зонага керә, мин иң яхшысы һәм мин бердән-бер, дип масаеп китәргә дә мөмкин. Әмма мин, тукта әле бу мине узды бугай дип эшләмим. Үз юлым бар. Бәлки, мине берәрсе конкурент күрәдер. Һәрбер алып баручы үзенчә яхшы, һәрберебезнең билгеле бер уңай яклары бар, шулай ук тискәре яклар да булмыйча калмый. «Мин менә фәлән белән узышам», – дип әйтә алмыйм. Бу хакта уйлаганым да юк.

Яшьләр арасында яхшы алып баручылар бармы соң?

– Бар, тик бик күп түгел. Яшьләргә шуны әйтә алам: тәҗрибә кирәк. Ә аның өчен, билгеле, күбрәк эшләргә, көч куярга кирәк. Тәҗрибә еллар дәвамында туплана. Хаталанмыйча да булмый, бары тик бер үк хатаны ике тапкыр кабатларга ярамый. Хата ясагач, шул хатадан бары тик уңай якларны гына үзеңә алырга кирәк. Тырышкан ташка кадак кага! Әгәр эшеңне тиешенчә үтисең икән, төрле зур чараларга чакыра башлыйлар. Аннан соң тамашачыныж сиңа карата әйткән матур сүзләре – эшеңнең нәтиҗәсе, бәясе була.

Таңсылу нинди юл сайлады? ТМТВ премиясендә Ләйсән апа белән чыгыш ясады. Эстрада юлыннан атларга телиме киләчәктә?

– Ул әле сайлау этабында. Җыр, эстрада юлын сайлыйсы килә инде аның. Әле менә үзенең җырларын яздырдык. Бу җырлар бары тик аныкы. Бәлки, ул аерым проект буларак үсеп китәр. Әнисе белән яздырылган җырларны тамашачы яхшы кабул итә. Аннан соң Таңсылуның көй язып карау теләге бар. Тагын бер ел мәктәптә укыйсы бар, шуңа күрә ныклап уйлар әле. Без аның теләкләренә, омтылышларына киртә куймыйбыз. Киреченчә, ата-ана буларак киңәшләребезне җиткерәбез.

 

Арыдым, иҗат юлыннан китәргә кирәк дип уйлаган чаклар буламы?

– Юк, киресенчә, әле иҗади фикерләр туып кына тора. Иҗатның күп яклары әле үтелмәгән икән. Әле күпме эшлисе һәм иҗат итәсе бар, Аллаһ боерса. Иҗат – күпкырлы бит ул. Аның бер юнәлешенә генә карап утыру, миңа калса, зур ялгышлык.

Алып баручы буларак син бүген күп эшлисең, ә җыр ничегрәк?

– Теләгем булса… Аерым җырчы буларак алга таба үсешем турында уйлаганым юк. Ләйсән белән дуэтлар җырлау да бик рәхәт. Үземә аерым җырлар яздырасым килми. Әлегә... 

Туган якларга кайтырга вакыт җитәме?

– Кайтабыз! Әле күптән түгел Ләйсәннең туган яклары – Азнакай белән Мөслимгә кайтып килдек. Ике ел элек Ләйсәннең әтисе арабыздан вакытсыз китеп барды. Зират кылдык: җыештырдык, чүп утадык, чәчәкләр утырттык. Ләйсәннең дә, минем дә туган якларда төп йорт юк инде хәзер… Шулай да туган якларга кайтып, туганнар белән күрешүгә гел вакыт табарга кирәк.

Тәҗрибәң җитәрлек, бүгенге эстрадага үз бәяңне бир әле.

– Татар эстрадасының үсеше миңа бик ошый. Без дөрес юнәлештә барабыз: сыйфатлы аранжировкалар, җырларның төрлелеге һәм башкалар. Һәр тыңлаучы үз җырын таба ала. Үзем мин төрле музыка тыңлыйм. Рифат Зариповның, Илсөя Бәдретдинованың, Ришат Төхвәтуллинның концертларында булып кайттым. Бик ошады! Әле алар һәрберсе төрле. Тямаевның концертына гына барып җиткәнем юк. Мирзаяновларга барасы килә, тик икенче ел инде менә эштә булу сәбәпле килеп чыкмый.

Машинада барганда ни тыңлыйсың?

– Интернеттан яңалыклар, юмор яки берәрсенең интервьюсын тыңлыйм. Өйдә телевизор караганыбыз юк.

Ахырда кечкенә генә блиц-опрос ясыйк әле. Син уянгач, иң беренче эш итеп?..

– Телефонга күз салам. Кемнәр язганын һәм дөньядагы яңалыкларны карап чыгам.

Иң яраткан ризыгың?

– Ләйсән пешергән мантый. Ул аны бик оста, бик тәмле пешерә. Бер утыруда әллә ничәне ашап бетерергә мөмкинмен.

Иң яратмаган ризыгың?

– Ризыкка «яратмаган» дип әйтергә теләмәс идем. Үсмер чакта укроп яратмый идем, хәзер исә ашыйм. Элек оливкалар яратмый идем, хәзер аларын да ашыйм.

Ләйсәнгә кем дип эндәшәсең?

– «Гимаева», – дип эндәшәм. «Ләйсән», – дияргә мөмкинмен. Телефонымда да Ләйсән «хатын» дип язылган («хатын» сүзен Булат дорфа итеп түгел, йомшак итеп әйтә – авт.) Туганнар, апалар, абыйлар күп була, ә менә әни белән хатын (жена) бердән-бер статуслар.

Матурым, сөеклем?..

– «Пупсик», – дим кайчак. Ничек кенә эндәшсәм дә, яратам һәм хөрмәт итәм аны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк